Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чурада «Олы көн — җакты бәйрәм» дигән интеллектуаль уен булды

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәрләре Кукмара районының Село-Чура мәктәбендә башлангыч класслар өчен Олы көнгә багышланган интерактив программа оештырды.

Интеллектуаль уен, «Кто хочет стать миллионером» форматында, театральләштерелгән тамаша буларак үткәрелде. Мәдәни үзәк белгечләре һәм шушы мәктәпнең 40тан артык укучысы катнашты.

Алексеевск районының Красный Баран авылыннан керәшен гаиләсе Марҗук түти белән Метри дәдәй (рольләрдә — Илүзә Галиуллина һәм Дмитрий Баранов) бу уенга 1 миллион акча оту теләге белән киләләр. «Акча отып, 10 сыер алабыз», дип хыяллана алар. Әмма, башта әле, әби белән бабайга Пасхага бәйле булган 10 сорауга дөрес җавап бирергә кирәк иде. Уенны алып баручы Аида Тукачованың әби белән бабайга биргән сорауларына дөрес җавап сайларга залда утыручы балалар ярдәм итте. 

Метри дәдәй, уен барышында, Пасханың нинди бәйрәм икәнен аңлатып узды. «7 январь, ягъни Рождество көнне Иисус Христос туган. 19 январьдә чумылдырылган һәм 33 яшендә, явыз җаннар тарафыннан тотылып, тере килеш Качка кадакланган. Шуннан бар дөньяны гаҗәпкә калдырып, ул яңадан терелгән һәм, шуннан башлап, бу көн — Олы көн дип атала», — дип сөйләде ул. 

Шулай ук, Олы көн алдыннан өй юу, бу көнгә бер атна кала бәрмәнчек алу, бәйрәм көнне күкәйләрне кызылга ману, кулич пешерү һәм башкалар турында әйтеп узылды. Элгәре вакытларда, Пасха көнне яшьләр таганда атынганнар, үзенә күрә, бу бер күңел ачу булган. Яшь чагында Метри белән таган атынганда танышканнары турында искә төшергәч, Марҗук түти думбрада уйнап Пасха көен җырлады. 

Иң сөенечлесе, залдагы балаларның һәрберсе Олы көн турында белә икән. Барысы бертавыштан яңгыратып, дөрес җавапларны әйтеп бардылар. 10 сорауга да җавап табылды, ә инде бүләккә акча түгел, ә Олы көннең 1 миллион кызыл күкәйләрен отты Марҗук түти белән Метри дәдәй. 

Балалар күкәй тәгәрәтүдә, чабаталы уенында да актив катнаштылар. Уен барышында кызлар, малайлар үзләренең осталыкларын да күрсәттеләр: җырладылар, күбесе чабата биюен оста итеп башкарды, шигырь сөйләүчеләр дә булды. Бәйрәм балаларга да, укытучыларга да ошады. Аларның ихлас күңелдән шатланулары күренеп торды. Ә инде уен ахырында барлык укучылар да кызыл күкәйле булдылар.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев