Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура мәктәбе «Солдатка Яңа ел бүләге» хәйрия акциясенә кушылды

Кукмара районының Село-Чура авылы мәктәбенең актив укучылары һәм аларның ата-аналары, педагоглар солдатларга ярдәм итәргә тырыша.

Шушы көннәрдә генә  мәктәп «Солдатны Яңа ел белән котла!» дигән патриотик акциягә кушылды.

«Акция кысаларында мәктәп укучылары күңелгә үтеп керерлек җылы хатлар яздылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен яңа ел открыткалары ясадылар. Хатларында алар солдатларга сәламәтлек, туганнары һәм якыннары янына тизрәк кайтуларын теләделәр, шулай ук егетләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар! Балалар язган сүзләр авыр минутларда безнең Геройларыбызга ярдәм итсеннәр иде!

Хатлар Ватанны саклаучыларның йөрәкләрен җылыту өчен «Боевое братство Кукмор» волонтерлары аша хәрби частьләргә җибәреләчәк.

Яңа ел алдыннан безнең мәктәп «Солдатка Яңа ел бүләге» хәйрия акциясенә дә кушылды (Махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм һәм беренче кирәкле әйберләр җыю буенча). Акциядә укучылар, ата-аналар һәм укытучылар актив катнашты. Атна дәвамында балалар җылы әйберләр һәм азык-төлек алып килделәр. Мәктәп Җир йөзендә киң күңелле, ярдәм кулы сузарга әзер булган ярдәмчел, юмарт кешеләр булганда, яхшы киләчәккә ышаныч һәм өмет яши! Яңа елга барлык посылкалар безнең солдатларга җибәреләчәк», – диде мәктәп директоры Эльмира Григорьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев