Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура бакча балалары агач үстерә

Кукмара районындагы Село Чураның бакча балалары миләш үсентеләре утырттылар.

Октябрь аеның кояшлы матур бер көнендә балалар һәм тәрбиячеләр – барыбыз да бакча ишегалдына чыктык. Алдан әзерләп куелган чокырларга миләш үсентеләре утырттык. Койма буйлап, тигез рәт ясап утыртылган нәни миләшләргә, балалар белән бергәләп, су сиптек. Балалар көз көне өлгерә торган кып-кызыл миләшләрнең файдасы турында да белделәр.

Бакчабыз ишегалдында узган елны да балалар, аларның ата-аналары һәм без, бакча тәрбиячеләре, алмагач үсентләре утырттык. Аларга җәй буе су сибеп тордык.

Балалар үсемлекләргә вакытында су сибәргә, җирләрен йомшартырга, чүпләрен утарга кирәклеген яхшы беләләр. Чөнки бакчадагы бүлмәдә алар белән гөлләр үстерәбез. Балалар ул гөлләргә билгеле бер көннәрдә су сибәләр, төпләрен йомшарталар, яфракларындагы тузанны сөртәләр.

Безнең әле ишегалдында кечкенә генә бакчабыз да бар. Балалар белән бергә яз көне түтәлгә суган утыртабыз, аның тишелгәнен, яшел кыякларның зур булып үскәнен күзәтәбез. Бу бакчабызда төрле чәчәкләр дә үсә.

Шөгыльләр вакытындагы «Табигатьне яратабыз» темасын өйрәнгәндә урманга экскурсиягә бардык. Анда үсеп утырган каеннар, башка агачлар, аларның файдасы турында әңгәмә уздырдык. Иген басуларын карап, ипи, карабодай, солы боткасы булып табынга куелганчы, аларның башта орлык булуы, җиргә чәчкәч, күп булып үсүләре турында сөйләштек. Басуда үскән уңышны көз көне зур комбайннар белән урып алуларын да белде балалар.

Төркемебездәге «Алтын көз» бәйрәмендә исә күргәзмәгә бәрәңге, суган, кишер, кабак кебек яшелчә куела. Кунакка көз кызлары һәм күрше төркемдәге балалар да керә. Быел «Алтын көз» бәйрәме өчен, төркемебездәге кызлар һәм малайлар «Шалкан» әкиятен өйрәнделәр. Шигырьләр дә ятладылар.

Безнең Село Чура бакчасында балаларга хезмәт тәрбиясе бирү әнә шулай аерым урын алып тора. Балаларны кечкенәдән үк эшкә өйрәтү, аларны олы тормышка әзерләү дә әле ул. Хезмәттә тәрбияләнгән, эшләргә гадәтләнгән кеше тормышта беркайчан да югалып калмаячак. Ул эш кешесенә хөрмәт белән карарга, башкалар хезмәтен аңларга һәм бәяләргә өйрәнәчәк.

Людмила Алексеева,

Кукмара районының Село Чура балалар бакчасы тәрбиячесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев