Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура авыл җирлеге халкы игелекле гамәлләр кыла

Махсус хәрби операциядә катнашкан ватандашларыбызга ярдәм итү чаралары дәвам итә.

Кукмара районының Село-Чура авыл җирлегенә караган Пчеловод авылы халкы һәрдаим игелекле гамәлләр кыла. Авылдашлар бик бердәм һәм изге эшләргә бергәләшеп бик теләп кушылалар: зиратны да бергәләп чиста тоталар, мобилизацияләнгән якташларына да гел булышып торалар. Мәдәният хезмәткәрләре белән авыл халкы бергә җыелып, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә маскировка челтәрләре үргәннәр. Бу күренеш инде беренче генә түгел.


“Шулай мәдәният хезмәткәрләре белән җыелышып, төрле авылларга йөреп маскировка челтәрләрен күп үрдек. Иң мөһиме, авыл халкы битараф түгел, алар булышырга һәрвакыт әзер. Бергә-бергә җыелып ярдәм итәргә тырышабыз”,- дип хәбәр итте Пчеловод авылы мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Александрова.

Бүгенгесе көндә Пчеловодның үзеннән – ике, ә Село-Чура авыл җирлегеннән алты кеше махсус операциядә катнаша. 

 

Фото: Лариса Александрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев