Себер киңлекләрендә дә керәшен культурасын саклап яшиләр
Ел саен “Туганайлар” газетасына язылучы, актив подписчигыбыз, социаль челтәрләрдә комментарийлар калдыручы Лидия Тараканова шундыйларның берсе.
Халкыбызның дөнья буйлап таралып яшәү сәбәпләре күптөрле. Шунысы куанычлы: еракта гомер кичерергә туры килсә дә, карендәшләребез керәшенлекләрен җуймыйлар, йола-гадәтләрне онытмыйлар.
Мамадыштан – Себергә
Ел саен “Туганайлар” газетасына язылучы, актив подписчигыбыз, социаль челтәрләрдә комментарийлар калдыручы Лидия Тараканова шундыйларның берсе.
1911 елда аның әтисе ягыннан әбисе – Екатерина Дмитриева үз әти-әнисе белән Казан губернасының Мамадыш өязендәге Җөри волосте Кумырык авылыннан Себергә – Красноярск краендагы Пиров районына барып төпләнәләр. Кумырык (Комаровка) авылына нигез салалар.
Әнисе ягыннан бабасы – Максим Евдокимов (удмурт) һәм әбисе – Мария Егорова (Кумырык авылында туган), әти-әниләре белән бергә, шул ук крайның Петропавловка авылына күченәләр.
Димәк, әти-әнисе һәм ул үзе дә Себердә туганнар. Әтисе – Петр Алексеев Григорьевич, ә әнисе – Анна Алексеева (Евдокимова) Максимовна.
Лидия үзе 1959 елның 12 июнендә дөньяга килгән. Югары белемле, мәктәптә математика укытучысы. Ире Федор Тараканов 2002 елга кадәр колхозда автобус йөрткән, хәзерге вакытта янгын сагы машинасында эшли. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, биш оныклары бар. Бала хәсрәтенең дә ачысын татырга туры килә аларга. 33 яшендә укытучы булып эшләүче уллары кинәт авырып, мәңгелеккә күчә.
Иренең ата-бабалары да Мамадыш районының Җөри авылыннан Красноярск краеның Комаровка авылына күченгәннәр.
Билгеле булганча, барлык күченүләренең сәбәбе – Татарстанда крестьян гаиләләренең ишле булуы, җир җитмәү, ә Себердә урманнар, киекләр күп, җиләк-җимеш үсә, Комаровка авылында Кеть елгасында балыкчылык белән шөгыльләнергә мөмкин. Ул чорда Столыпин реформасы буенча аларга хөкүмәт акчалата да ярдәм күрсәткән. Тимер юллар бар, хөкүмәт биргән подъемный акчага поездда Ачинскийга кадәр бара алганнар. Әле анда җиткәч, атлар, ашамлык сатып алырга да акчалары калган. Шуннан атларга утырышып тайгага чаклы киткәннәр. Татарстаннан ул якларга чыгып киткән кешеләрнең күпчелеге укымышлы булган. Бу аларга яшәргә, тормышны дөрес алып барырга ярдәм иткән.
(Авылда ГЭС төзелеше)
("Чишмә" ансамбленең беренче төркеме)
(Ансамбльнең беренче отчет чыгышы)
Комаровка сулышы
Татарстаннан Комаровка авылына бары тик керәшеннәр генә күченеп утырган. Күпчелеге Кумырыктан булганга, русчалаштырып, Комаровка дип атаганнар. 1927 елда әлеге авылда – өч, ә 1933 елда җидееллык татар мәктәбе ачылган. Бөтен Пиров районының татар балалары шул җидееллык мәктәптә белем алганнар, чөнки башка авылларда мәктәп өчеллык кына булган. Белгечләр җитмәгәч, укытучыларның күбесе Татарстаннан килгән. Менә шулай әкренләп авылда татарлар да яши башлаганнар. Ә 1956-1957 елларда мәктәп тулысынча рус мәктәбенә әйләндерелә. Соңыннан, олылар моңа бик үкенәләр, чөнки яшьләр руслаша башлый, татарча сөйләшү азая.
Ул чорда, Лидия Тараканова сүзләренә караганда, колхоз – бик бай, атлары да көчле, тук булган. Яшәргә дә уңайлылыклар күбрәк, шуңа авыл зурая барган, төпләнеп калучылар саны гел артып торган. Ә колхозны егерме еллап бер үк кеше, Лидия Петровнаның җырак бабасының әтисе – Андрей Дмитриев җитәкләгән. Ул бөтен районны тәэмин итеп торырлык кирпеч заводы төзеткән. Шул вакытта сугылган кирпечтән төзелгән йортлар, пичләр Комаровкада әле һаман да җитәрлек. Аннан, монда җитен үстерүгә зур игътибар бирелгән. Җитеннән май ясап, аны сатканнар. Бу эштә дә, беренчеләрдән булып, карендәшебез Лидия Тараканова әтисенең әнисе Кәтери әби (Екатерина Дмитриева) йөргән. Ул аларның гаиләсенең төп шөгыле булган. Шулай ук, дегет тә җитештергәннәр. Шундый тырыш булулары аларны ачлыктан саклап калган.
Безнең якларда хәзер авылда да пичнең нигә кирәклеген белмәгән буын үсеп килә. Ә менә Красноярскиның Комаровка һәм башка авылларында пичсез тормышны күз алдына да китерә алмыйлар. Анда әле дә утын ягып өйне җылыталар, пичтә ашарга пешерәләр. Газ кертелмәгән, хәтта кайчан да булыр дигән өмет тә юк, диләр. Ә суыклар бездәгечә генә түгел, кырыктан да төшеп киткән чаклары күп була.
Чит төбәктә яшәсәләр дә, үз телебездә сөйләшәләр, әмма сөйләмнәре әзрәк аерыла. Пиров районында керәшен авыллары тагын бар: Волоковое, Петропавловка, Новотроица, Усковск, Раменское. Үзара аралашып матур яшиләр алар.
Үз “Чишмә”ләре бар
Дөрес, мин татарча хата белән язам, ә укуны аңлап укыйм. Шуңа күрә, “Туганайлар” газетасын яздырдым, үз телем, халкым өчен янып яшим. Укытучы буларак, күп нәрсәгә өлгерергә тырышам. Бөек Ватан сугышы, үз мәктәбем, колхоз, “Чишмә” керәшен фольклор төркеме тарихы буенча зур эшләр алып барам, аларны барлыйм, туплыйм, язып киләчәк буынга калдырырга тырышам”, – дип сөйләде Лидия түти.
Буш вакытта балалар белән җырлар өйрәнәләр. Максатлары – туган телне өйрәнү, йолаларны саклау. Ләкин балалар үсә, мәктәптән китәләр. Лидия Петровна быел тагын кечкенә балалар белән төркем туплаган. Әлбәттә, ул балалар белән берүзе генә эшләми, аңа кече кызы Анастасия Некрасова ярдәм итә. Ул да, шулай ук, математика укытучысы һәм директорның тәрбия эше буенча урынбасары.
Югарыда искә алынган “Чишмә” керәшен фольклор төркеме 1974 елда карендәшебез Мария Афанасьева тырышлыгы белән оеша. Ул җитмешенче елларда Мамадыш районыннан күчеп килә. 1978 елда әлеге төркемне Константин Скопцов дигән кеше күреп ала һәм аларны Красноярск шәһәренең 350 еллыгына багышланган фестивальгә чакыра.
Алар Пиров районы авыллары буйлап концерт куеп йөриләр. Төркемдә Лидия Тараканованың әти-әнисе дә йөргәннәр. Элекке елларда колхоз һәрвакыт автобус биргән, шунлыктан концертлар белән йөрергә мөмкинлек зуррак булган.
“Хәзер каядыр барасың килсә дә бернинди техника таба алмыйсың. Чыгыш ясыйсы булганда да үз машиналарыбызда йөрибез”, – ди карендәшебез.
2012 елдан 2018 елга кадәр төркемнең яңа составы эшли. 2012 елда Комаровкага Виталий Агапов килә. Аның чакыруы буенча, төркем 2012 елда Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә “Керәшеннәр җырыу әйтә” фестивальендә катнаша.
Керәшенлекне саклыйлар
Хәзерге вакытта төркемнең яңа солистлары арасында Лидия түтинең туганнан туган ике сеңелесе, ире, ике кызы һәм бертуганының кызы да бар. Туганнар төркеме дисәң дә ярыйдыр. Шуңа аларның репертуарларында электән үк әби-бабаларыннан сакланып килгән җырлар күбрәк урын алган. “Керфекләрең нигә кара” дигән җырны бигрәк тә яратып башкаралар. Әнисе бу җырны аларга нәсел истәлеге итеп, онытмыйча сакларга кушып калдырган. Лидия үзе җырлар табу, аларны дөрес итеп башкаруда ярдәм итә. Җитәкчесе Светлана Стрелкова керәшен кызы булса да, үзебезчә начар сөйләшә.
“Диктофонга әти-әниләребезнең бар җыруларын да яздырып калдым. Кызганыч, бераз соңгарак калдык шул, иртәрәк башларга кирәк иде. Әти-әниләрнең безне кайчан да булса бер калдырып китәселәренә ышанасы килмәүдәндер, бәлки. Мәдәниятебезнең бер өлешен җырлар аша гына булса да үз җиребездә саклап калырга, бала-оныкларга җиткерергә тырышасы иде бит!
Әлбәттә, “Чишмә”безнең саекмавын, агуыннан туктамавын тели биредәге халык. Ләкин без дә олыгая барабыз... Җырлаудан арымадык, шулай да дөнья чирләре безне дә читләп үтмәде... Коллективыбыз дус, тик шунысы авыр, бездә музыкант юк. Музыкантлар булмаса да җырлыйбыз, хәзер интернеттан көйләр табып та, уйнарга өйрәнеп тә була”, – дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем.
Пиров районында ел саен хор бәйгесе уза, анда “Чишмә” төркеме дә катнаша. Быел да әзерләнәләр. Халык ансамбле исеменә ирешә алмыйбыз, сүзләребезнең яңгырашы бик үк дөрес килеп чыкмый, телне әйбәт белмәү дә комачаулый. Киемнәр булдыруда Красноярск краеның татар төбәк милли-мәдәни автономиясе председателе Вагиз Фәйзуллин ярдәм иткән. Заманында аның әти-әнисе Комаровкада җиде класс тәмамлаганнар.
Менә шулай чит төбәкләрдә гомер итүчеләр дә, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап яшиләр. Себер киңлекләрендә үзләренә сыеныр урын тапкан ерактагы якын карендәшләребез белән аралар өзелмәсен, һәрвакыт хәбәрләшеп, бердәм булып яшик.
Фотолар Лидия Тараканова архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев