Себер керәшеннәре Казанда кунакта булды
Красноярск краеның Комаровка авылы керәшеннәре Питрау атнасында Татарстанга кунакка кайттылар. Алар Җөри Питравына бару белән генә чикләнмәделәр, “Туганайлар” газетасы редакциясе оештырган “Медиа-Питрау”да да кунак булдылар.
Казан губернасының Мамадыш өязендәге Җөри волостена кергән Кумырык (Комаровка), Җөри, Дүсмәт, Юкәче, Пакшин, Ылыя авылларыннан керәшеннәренең бер өлеше йөз ун ел элек ерак Себер якларына күченгәннәр. Комаровка авылына нигез салганнар. Шул керәшеннәрнең хәзерге буыны — Комаровка авылы керәшеннәре быел безнең «Туганайлар» редакциясендә һәм керәшен мәдәни үзәгендә кунакта булдылар.
Башта әле алар «ТАТМЕДИА» бинасы янындагы скверда уздырылган "Медиа-Питрау"да күңел ачтылар, керәшен җыруларын тыңладылар, биюләрен карадылар. Шуннан соң, Комаровка керәшеннәре газетабыз редакциясендә кунак булдылар. Тәмле пироглар, чәй белән сыйланып, табында журналистлар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар.
Соңыннан кунакларыбызны баш редакторыбыз Юлия Губина Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә алып барды. Анда да карендәшләребезне зурлап каршы алып, үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырдылар. Үзәк директоры Людмила Белоусова Себердәге карендәшләребезгә караоке һәм керәшен мәдәнияте, тарихы буенча китаплар бүләк итте.
Шул ук көнне Җырчы Җәкәү җортына Карелия республикасыннан да туристлар килгән иде. Себер Комаровкасы керәшеннәре алар белән дә аралаштылар.
Мәдәни үзәктә Себер кунаклары һәм Карелия туристлары үзләре өчен оештырылган мастер-классны карадылар. Алар элгәреге керәшен хатын-кызларының милли баш киеме бик катлаулы элементлардан торганын үз күзләре белән күрделәр. Аны башка бәйләү тәртибе белән таныштылар.
Гомумән, бик җылы, моңлы һәм онытылмас очрашу булды бу. Сүз уңаеннан, Карелиянең Дуслык йорты хезмәткәрләре Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә бүләк тә тапшырдылар. Мондый күрешүләр ешрак булсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев