Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйнең үрнәк Петровлар гаиләсе

Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте.

Шул уңайдан, Зәй төбәгендә яшәп, гомер итүче күркәм гаиләләрнең берсе белән таныштырырбыз. Алар Сәвәләй авылында гомер итүче Петровлар гаиләсе.

Кеше гомере аккан су диләр, Алексей белән Лидиянең дә бергә яши башлаганнарына 40 ел була. Беренче очрашулар, туй, балалар һәм пенсия яше.

“Әле кайчан гына мәктәп түгәрәгеннән классташым белән кайтканда бер егет иярде. Классташым бик чибәр булгач аның артыннан бара дип уйлаган идем, ә ул мине озата бара икән. Син кемнәргә кайткан егет дип сорадым, ә ул бу авылның Алексей исемле егете булып чыкты. Баксаң, без бер мәктәптә укып йөргәнбез, мин генә бер дә күрмәгәнмен. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге диләр, бу чынлап та шулай булып чыкты. Шуннан без Алексей белән очрашып йөри башладык, ул армия сафларыннан әйләнеп кайтты. Яшьләр арасында була торган аңлашынмаучылыклар безне дә урап үтмәде. Ярты еллап очрашмый да йөрдек әле без. Аягыма торба төшеп аксаган идем, клубка Һинд киносы килгәч аксый-аксый кинога мендем. Шул көнне мине кияүгә урладылар, кода көйләү туй кебек мәшәкатьләр дә үтеп китте. Ярты ел укып бетерелмәгән Уфа энерготехникумын да бетереп кайттым. Әлмәттә эшли башладым, шул шәһәргә урнашып, матур гына яшәп киттек. Бер ел дигәндә, беренче улыбыз Владимир туды. Өч бүлмәле фатир алу бәхетенә ирештек. Аннан алты елдан икенче улыбыз Александр туды. Аннары бакча алдык. Шуннан мәшәкатьләр тагы да өстәлде, мәктәп, балалар бакчасы... Тагын дүрт елдан кызыбыз Мария дөньяга килде. Машина алдык. Гомер уза торды, тагын өч елдан Гаврил исемле улыбыз туды. Гаврил улыбыз тугач туган авылыбыз Сәвәләйгә кайтып төпләндек. 2002 елда кече улыбыз Ильябызны алып кайттык. Хуҗалык, мал туар асрап, бакча эшләре белән бергә тормыш дәвам итте. Балалар берсе артыннан берсе үсеп, өй эшләрендә дә кул астына керә башладылар. Аннары бер-бер артлы үсеп җитеп шәһәргә белем алырга чыгып киттелләр. 2010 елда Ана даны медаленә лаек булдым. Әтиләре Алексей гомер буе нефть өлкәсендә хезмәт куйды. Бер эш урынында эшләп лаеклы ялга чыкты. Ә мин инде үземә калса, 9 ел почта таратып, аннары янгын сүндерүчеләр янында хезмәт куйдым. Лаеклы ялга чыкканнан бирле хуҗалыкта өй эшләрен барлап йорим. Олы улыбыз Владииир МЧС та 25 ел эшләп лаеклы ялга чыкты, тормыш иптәше Венера белән ике кыз бер малай үстерәләр. Икенче улыбыз Александр электрик булып нефть өлкәсендә хезмәт куя, тормыш иптәше Ильмира белән бер малай үстерәләр. Кызыбыз Мария балалар табибе булып эшли һәм медицина академиясен тәмамлый. Гаврил улыбыз нефть өлкәсендә токарь булып эшли, тормыш иптәше Виктория белән бер ул үстерәләр. Кече улыбыз Илья әтиләренең һөнәрен дәвам итеп әтисе янында хезмәт куя. Бүгенге көндә атна саен очрашып торабыз, балалар өй эшләрендә зур булышлыкларын кертәләр. Көннән көн артабыз, шуңа зур кухня бүлмәсе, веранда эшләнелде. Җәй көннәрендә бакча эшләрен бергәләп башкарсак, бәйрәмнәрдә су буйларында балык тотып, җәй көннәрендә бергәләп җиләккә, гөмбәгә, җәрәпәй җыярга йөрибез. Табигать кочагында зур гаиләбез белән шау-шу килеп күңел ачабыз, балалар, оныклар янында рәхәтләнеп ял итеп яшәргә көч җыеп әтиләре белән яшәреп киткәндәй булабыз. Әтиләре улларыбыз өчен үрнәк, һәм олы киңәшче булып тора. Бүгенге көндә булган тормышыбызга куанып, шөкер итеп яшибез. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, бердәмлеккә ни җитә?!”, – дип сөйләде Лидия Гавриловна.

Фотолар Петровларның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев