Сәвәләйдән укытучы Елена Москова: «Элгәреге йола-гадәтләрне саклап яшибез»
Зәй районының иң зур авылларыннан берсе – Сәвәләйдә булдык.
Сәвәләйдә туып-үсеп, хәзерге вакытта да туган авылында яшәүче, үзе укыган мәктәптә балаларга инглиз теле дәресләрен укытучы Елена Георгиевна белән сөйләштек.
Елена Георгиевна Алабуга дәүләт педагогика университетында чит телләр укытучысы белгечлеген алган. 2008 елда Сәвәләй мәктәбенә эшкә кайта.
Үз авыллары егете Владиславка кияүгә чыгып, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары – Павел унберенче, уртанчылары – Глеб алтынчы класста укый, ә иң кечесе Ярослав балалар бакчасына йөри. Бик матур, үрнәк гаилә алар. Үзләре җиткезеп кергән, күркәм йортлары да, ераклардан үзенә җәлеп итеп, балкып тора.
Туган авылың мәктәбендә эшләү укытучыдан икеләтә осталык, җаваплылык таләп итә. Үзен укыткан укытучылар, авылдашлары алдында сынатмыйча, бөтен көчен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый Елена Москова. “Ни өчен авыл тормышын сайладыгыз”, дигән соравыма ул болай диде:
“Без шәһәрдә яшәүгә бер дә кызыкмадык, туган авылыңда гомер итү, әти-әнигә якын гына булу – үзе зур бәхет бит ул. Районда инглиз теле укытучыларына ихтыяҗ зур булганга, укырга да юллама белән җибәрделәр мине. Хәзер авылда яшәү, уңайлылыклары белән шәһәр тормышыннан берни белән дә аерлмый. Заманча яшибез. Мәктәбебездә балаларга белем бирү өчен барлык шартлар тудырылган, мәгълүматый технологияләр белән җиһазландырылган.
Балалар да авылны яраталар. Мин үземне бик иркә килен, бәхетле кыз, дияр идем. Янәшәдә генә иремнең әти-әниләренең йорты, үземнекеләр дә якында гына яши. Балаларыбыз әби-бабалар тәрбиясен дә алып үсә. Бәйрәмнәрне, элгәреге йола-гадәтләрне саклап яшибез. Күп нәрсәгә әти-әниләрдән өйрәнәбез, аларны үзебезнең гаилә традицияләренә дә кертергә тырышабыз. Үзебезнең керәшен җыруларын беләбез, “бастырып” биюне яратып биибез. Авылда үткәрелә торган “Боламык” бәйрәме бик ошый, аларда катнашабыз. Әниләр пешергән тәбикмәк, пирмәнкәләр, кулич – киләчәктә безнең дә яратып пешерәсе ризыкларыбыз булыр.
Укытучы булып эшләү җиңел түгел, шулай да без өлгерәбез, маллар тотмыйбыз, зур бакчабыз бар. Балалар көндәлек эшләрдә булышалар, авыл тормышына өйрәнеп үсәләр. Укучылар белән дә уртак тел табып була, дәресләр күңелле үтә. Инглиз телен теләп өйрәнәләр”, – ди Елена Георгиевна.
Дәресләрендә укучылар инглиз телен өйрәнүдән тыш мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәнәләр. Фәнгә карата кызыксынуны арттыру максатыннан кызыклы биремнәр уйлап таба. Укытучы балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирә.
Авылдан чыгып киткәндә, Московлар яшәгән йортка да күз салдык. Инде көз ае булса да, бакчаларындагы төрле төстәге чәчәкләре әле дә тирә-якка ямь биреп, үсеп утыралар. Тырыш гаилә үзләренең кибетен дә булдырган.
“Московлар гаиләсен бар яклап та мактап була, эштә дә уңганнар, балалар да тәртипле, активлар. Авылда мондый гаиләләр булуы барыбызны да сөендерә”,– ди авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев