Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдән Московлар: «Шәһәр тормышына бер дә кызыкмадык»

Елена Москова Зәй районындагы туган авылы Сәвәләй мәктәбе балаларын инглиз теленә өйрәтә.

Елена Георгиевна Алабуга дәүләт педагогия университетында чит телләр укытучысы белгечлеге алып, 2008 елда Сәвәләй мәктәбенә кайта. Авылдашы Владиславка кияүгә чыгып, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары — Павел унберенче, уртанчылары — Глеб алтынчы класста укый, ә иң кечесе Ярослав балалар бакчасына йөри. Матур, үрнәк гаилә алар. Үзләре җиткезеп кергән күркәм йортлары да, ерактан ук үзенә җәлеп итеп, балкып тора. Үзе укыган мәктәптә эшләүнең икеләтә җаваплылык икәнен аңлап, Елена Москова укытучылары һәм авылдашлары алдында сынатмыйча, бөтен көчен балаларга белем бирүгә багышлый. 

«Ни өчен авылны сайладыгыз», дигән соравыма: «Шәһәр тормышына бер дә кызыкмадык, туган авылыңда гомер итү, әти-әнигә якын гына булу — үзе зур бәхет. Районда инглиз теле укытучыларына ихтыяҗ зур булганга, укырга да юллама белән җибәрделәр мине. Хәзер авылда яшәү өчен бөтен уңайлыклар да бар. Заманча яшибез. Мәктәптә дә балаларга белем бирү өчен тиешле шартлар тудырылган, мәгълүматый технологияләр белән җиһазландырылган. Балалар да авылны яраталар. Мин үземне бик иркә килен, бәхетле кыз, дияр идем. Янәшәдә генә иремнең әти-әниләре йорты, үземнекеләр дә якында гына яши. Балаларыбызны тәрбияләргә әби-бабайлары да булыша. Бәйрәмнәрне, элгәреге йола-гадәтләрне саклап яшибез. Әти-әниләрдән өйрәнгәннәрне үзебезнең гаиләдә традиция итеп кертергә тырышабыз. Үзебезнең керәшен җыруларын беләбез, «бастырып» биюне яратабыз. Авылда үткәрелә торган «Боламык» бәйрәме бик ошый, анда катнашабыз. Әниләр пешергән тәбикмәк, пирмәнкәләр, кулич — киләчәктә безнең дә яратып пешерәсе ризыкларыбыз булыр. Укытучы булып эшләү җиңел түгел, шулай да без өлгерәбез, мал тотмыйбыз, зур бакчабыз бар. Балалар көндәлек эштә булышып, авыл тормышына өйрәнеп үсәләр. Укучылар белән дә уртак тел табып була, дәресләр күңелле үтә. Инглиз телен теләп өйрәнәләр», — дип җавап бирде Елена Георгиевна. 

Дәресләрдә укучылар, инглиз телен өйрәнүдән тыш, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә өйрәнәләр. Чит тел белән кызыксынуларын арттыру максатыннан, укытучы кызыклы биремнәр уйлап таба, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирә. 

Московлар яшәгән йорт та бик матур. Инде көз ае булса да, бакчаларындагы төрле төстәге чәчәкләре әле дә тирә-якка ямь биреп утыралар. Тырыш гаиләнең шәхси үз кибете дә бар.

«Московлар гаиләсен бар яклап та мактап була, эшкә дә уңганнар, балалары да тәртипле, активлар. Авылда мондый гаиләләр булуы барыбызны да сөендерә»,— дип, авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та бу гаиләгә яхшы бәя бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев