Сәвәләйдән Кашаевлар: «Бәхет ул – һәр туган таңга сөенеп яшәү»
Зәй районы мәдәният йортында, Россиядә Гаилә елы уңаеннан, «Гаилә-2024» дип аталган гаилә фестивале үткән.
Анда Сәвәләйдән Кашаевлар гаиләсе дә катнашкан. Әлеге фестиваль алты номинациядән тора:
Пролог; үз гаиләң белән таныштыру; гаилә яратып ашый торган ризык; гаилә башлыкларының профессиональ эшчәнлекләре; гаиләнең йолалары, традицияләре; гаилә бәхете нидән гыйбәрәт.
Галия Исмәгыйловна һәм Владимир Мартиянович Кашаевларның күркәм гаиләсе фестивальдәге «Минем гаиләм – минем байлыгым» номинациядә диплом белән бүләкләнгән.
Алар 1970 елда танышалар. Институт бетереп кайткач, Владимир – инженер-механик, ә Әлмәт ягыннан булган хатыны Галия укытучы булып эшли.
«1972 елда без гаилә кордык, бүгенгесе көнгә кадәр бергә, тату гына гомер итәбез. 2004 елга кадәр Чаллыда яшәдек, аннан төп йортка кайтып Сәвәләйдә яши башладык. Барлык бәйрәмнәрдә туганнар, балалар бергә җыелабыз. Бергә яши башлавыбызга 52 ел. Ике бала үстердек. Балаларның үз гаиләләре, оныклар бар. Маллар асрыйбыз, Аллага шөкер, сәламәтлеккә зарланмыйбыз. Бәхет ул – бала-оныкларың, үзебез исән-сау булып, һәр туган таңга сөенеп яшәү»,– дип сөйләделәр Кашаевлар.
Владимр Мартиянович концертларда катнаша, оста гармунчы, ә Галия Исмәгыйловна аш-суга бик оста.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев