Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре өчен чара узган

Илне сакларлык булып өлгергән ир-егетләр, тугыз ай буе карынында йөрткән, кадерләп үстергән әниләре өчен һәрвакыт бала булып калалар.

Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Игътибар, гаделлек һәм кайгыртучанлык – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә бүгенге көндә иң кирәге. Шуны истә тотып, Сәвәләй мәдәният йортында, балалары махсус хәрби операциядә булган әниләр һәм маскировка челтәрләре үрүчеләр өчен матур бәйрәм үткәрделәр.

“Илебездә тынычлык урнашсын. Дога кылабыз, теләк телибез. Сау-сәламәт булып яшәргә язсын. Шушы матур якты дөньяларда тыныч тормышта, бәхетле булып яшәргә язсын барчабызга да. Бер генә теләк, кайгы-хәсрәтләр урап узсын. Хәрби операциядә булган ир-егетләребез исән-имин өйләренә кайтсын”, – дип теләкләрен әйттеләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев