Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә Боламык бәйрәме узган

Сәвәләй – Зәй районында, керәшен традицияләрендәге “Боламык бәйрәм”ен саклап килүче һәм үткәрүче бердән-бер авыл.

Керәшеннәр өчен Боламык бәйрәме – Питрау, Тройсын һәм башка дини бәйрәмнәр кебек төп бәйрәм. Боламык бәйрәменең икенче исеме – Чүк дип атала.

Сәвәләйләр Боламык бәйрәмен Тройсыннан соң уздыралар. Элек бу бәйрәмне яшьләр, якын тирә авыллардан килгән егетләр-кызлар Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр. Керәшеннәрнең милли киемнәрен киенеп, җырларын җырлап, яшьләр төрле уеннар уйнап күңел ачканнар, шунда бер-берсе белән танышканнар. Әйткәнебезчә, башка төрле  ул – Чүк дип тә атала. Чүк – яңгыр боткасы пешерә торган йола. Яңгыр яумаган, корылык килгән җәйләрдә, авыл өлкәннәре җыелып, су буенда, берничә казанда ботка пешереп, тәбигать көчләреннән яңгыр яуын, игеннәр мул үсүен сораганнар.

“30 июнь Сәвәләй авылының Котовский урамында чишмә буенда Боламык боткасы пешерелде. Йоланы күрергә Зәй районы башлыгының урынбасары Пётр Уразайкин да килгән иде. Ул авыл халкын бәйрәмнәр белән котлап, үз теләкләрен җиткерде: “Дөньлар тыныч, уңышлы еллар булсын, йола-гадәтләребез онытылмасын иде”, –  диде.  Без Петр Сергеевичка бик рәхмәтле, безне олылап килгәне өчен, мондый чаралар үткәргәндә ул һәрвакыт безнең белән. Киләчәктә дә гел шулай булсын. Әлбәттә, авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та бәйрәмдә катнашты. Ул да килгән кунакларны каршы алды, җыелган халыкка изге теләкләрен теләде. Алар да тәмле боткадан авыз иттеләр. Йола җиренә җиткерелеп эшләнелде, иман әйтеп, яхшы уңыш теләнелде. Барлык оештыручыларга бик зур рәхмәт. Ботка бик тәмле булды”,– дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Ләйлә Сабаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев