Сәвәләйдә әниле-кызлы почта хезмәткәрләре үз эшләрен яратып башкаралар
Хат ташучы һөнәре җиңелләрдән түгел. Хәзер аның исеме бик җисеменә дә туры килеп бетми, чөнки кәрәзле телефоннар «хутка» киткәннән бирле хат язышып аралашу гадәте бетте кешеләрдә.
Хат ташучылар хәзер «универсаллар», алар төрле пособиеләр өләшә, түләүләрне башкарта, товар тәкъдим итә. Газета-журналларга яздырып, тарату традициясе генә элеккечә кала. Егерме дүрт ел хезмәт гомерен почта бүлегендә эшләүгә багышлаган районның Сәвәләй авылы җирлегендәге почта бүлеге башлыгы Римма Тюлиганова хат ташучы һөнәренә бәйле үзгәрешләрне этаплап кичергән кеше. Инде әлеге һөнәргә түләү чамалы гына булган мәлдә дә ул озак еллар хезмәт куйган эшенә тугры калып килә. Ала гына да түгел почта бүлегендә алар әниле-кызлы эшлиләр.
Римма Владимировна үзе озак вакыт Сәвәләй почта бүлеге башлыгы булса, кызы Ирина Олеговна 8 елдан артык йорттан-йортка кереп хәл-әһвәл белешеп пенсия өләшә, газет-журналлар тарата.
«Пенсия яшендә булсам да, авылдашлар соравы буенча почтада эшләп йөрим. Халык сораган товарларны кайтарту, төрле пособиеләрне үз вакытында җиткерү, түләүләр квитанцияләрен барлап өләшү, иминиятләштерү эше, газета-журналлар тарату безнең өстә. Сәвәләй районның зур авылы буларак бездә ике хат ташучы эшли. Алар кызым Ирина белән Марина Викторовна. Хат ташучыларга 180шәр хуҗалык туры килә. Почта хезмәтендә хезмәт хакы зур булмаганлык белән кызлар төп эшләреннән бушаган арада хат ташучылар йөкләмәсен башкара. Ә үзем исә бүлек башлыгы да, икътисадчы-хисапчы да», — дип елмая Римма Владимировна.
Ә хатларга килгәндә хәзер почта аша төрле штрафлар турында белгерткән һәм судтан килүче хәбәрләр язылган хатлар гына өләшәбез, дип көлешәләр хат ташучылар.
Ирина Арсланова белән хат ташучы сыйфатында йорттан-йортка кереп кешеләр белән аралашырга туры килде. Сәвәләйлеләр үзләренең Иринасын ярата. Ихаталарына аяк басуга ук Иринабыз килгән дип ачык йөз белән каршы алалар. Кайберләре йортка керүгә чәй өстәленә кыстарга керешә, урам озын аякларың талгандыр, ял итеп ал дип борчылучылары да бар. Ә хат ташучы һәрберсе белән рәхәт итеп көлә-көлә аралаша, саулыкларын сораша, шуңа да якын үз кеше ул.
— Заманабыз шундый бит, кешеләргә кара-каршы утырып сөйләшү, аралашу җитми хәзер. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре сусый чын күңелдән сөйләшеп утыруга. Вакытым тыгыз булса да, аеруча ялгыз яшәүче авылдашларда күбрәк тукталып сөйләшеп алабыз. Әле артымнан чыгып капка төбендә дә аралашырга сүзләре кала. Һәрберсен якыннан беләм, авылдашларым миңа якын кешеләр, — ди көләч йөзен балкытып Ирина.
Энҗе Әгъләмова, https://zainsk-inform.ru/news/ianalyklar/anile-kyzly-pocta-xezmatenda
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев