Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй халкы үз авылының ак дәдәйләрен сайлады

Зәй районының Сәвәләй авылында керәшен җәмгыяте председателе Валентин Атласов белән берлектә җыелыш узган.

«Аның барышында авылга ак дәдәйләр сайланып куелды — Володя Кашаев һәм Иван Смирнов. Алар авылда узган барлык чараларда да катнашачак. Авылдашлар үзләрен борчыган соруларын авылыбызның ак дәдәйләренә бирә ала. Җыелышта махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләшүләр булды», — дип хәбәр иттеләр Сәвәләй авылы клубы хезмәткәрләре.


Элек, колхоз вакытында, авылдагы мондый кешеләрне староста дип тә йөртгәннәр. Ак дәдәй, дип, керәшеннәр хөрмәткә лаеклы һәм төпле булган әти яклары туганнарының өлкәннәренә эндәшкәннәр. Димәк, Сәвәләйлеләр сайлаган ак дәдәйләр дә халык ышанычын яулаган ир-атлар.

Мәдәният йортының фойесында күркәм күргәзмә эшләп куйганнар. Анда күренекле авылдашлары хакында, керәшен йолаларына кагылышлы язмаларны, картиналарны җыелышка килүчеләр бик теләп караганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев