Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрдаим булышып тора

Зәй районы халкы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен әледән-әле гуманитар ярдәм җибәреп тора.

Сәвәләй авылыннан махсус хәрби операция зонасына 8 солдат киткән. Шуңа да авыл халкы андагы хәрбиләргә бик теләп булыша.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле сәвәләйлеләр гуманитар ярдәм җыя, авылда яшәүче бер генә кеше дә бу игелекле эштән читтә калмый. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, ярдәмне үзләре китереп бирә алмаучыларның өйләренә барып та җыялар. Аннан соң, тартмаларга тутырып, Зәй шәһәренә илтеп тапшыралар. Ә шәһәрдән ике атна саен махсус операция зонасына гуманитар ярдәм китеп тора.

– чираттагы гуманитар ярдәм дә әзер. Барлык катнашучыларга рәхмәт. Егетләребез исән-имин кайтсыннар, – дип язды Сәвәләй авылы мәдәният йорты директоры Ләйлә Сабаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев