Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнү эвакуациясе уздырылды

Утны сүндерүгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк икәнен һәркем аңлый. Шул ук вакытта янгын вакытында эвакуация тәртипләрен дә һәрчак белеп тору кирәк. Шул максаттан Зәй районының янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре Сәвәләй мәктәбендә янгын-тактик өйрәнүләре үткәрде.

Мәктәп ашханәсендә шартлы янгын чыгу сәбәпле, мәктәптә эвакуация турында кисәттеләр. Мәктәптә булган укучылар, хезмәткәрләр тиз арада урамга чыгып бастылар. Сыйныф җитәкчеләре сыйныфлар буенча укучылар саны турында рапорт тапшырдылар. Укучыларның барысы да урынында иде. Бу хакта «Зәй-Информ» хәбәр итә. 

 

  – Янгын чыккан очракта кешеләрне бинадан ашыгыч рәвештә эвакуацияләү мөһим. Кеше тормышы персоналның әзерлегенә һәм эвакуация вакытында аларның дөрес гамәлләренә бәйле. Эвакуация - янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе. Үткәрелгән эвакуация буенча шундый нәтиҗә ясарга була: Сәвәләй мәктәбендә куелган бурычны төгәл үтәделәр,  –  ди район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән сорау алучысы Лилия Писарева.

Ахырдан укучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев