Сәвәләй егете Владимир Бутяев язгы чәчүгә яңа трактор белән чыга
Язгы чәчү эшләренә керешүне быел “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Владимир Бутяев аеруча көтеп алган.
Ул өр-яңа, үзебезнең илдә җитештерелгән заманча трактор белән туган ягы кырларын гизәчәк, дип яза "Новости Заинска" сайты.
- Тумышым белән Зәй районының Сәвәләй авылы егете мин, кырлар миңа кече яшьтән якын. Хезмәт юлын механизаторлык һөнәренә багышлаган әтием Николай Бутяев белән басу-кырлар иңләп үстем. Инде үземнең бу һөнәрдә хезмәт куюыма да ун елдан артык. Иртә яздан язгы кыр эшләре белән башлана, көзен урып-җыю белән тәмамлана кырларда безнең эш. Инде 9 яшьлек улым да, кайчандыр мин әтигә утырып йөргән кебек, тракторга утыруны көтеп кенә тора, - дип елмая Владимир.
Энҗе Әгъләмова,
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев