Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләй авылы мәктәбе яшь юл инспекторлары командасы махсус приз белән бүләкләнде

Зәйдә иң яхшы яшь юл инспекторларын билгеләү буенча бәйге үтте.

Хәзер аны оештыручылар — автоинспекция хезмәткәрләре, «Юл куркынычсызлыгы» фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов, урыннарга чыгып, үзләрен аеруча әзерлекле күрсәтүчеләрне тәбриклиләр.

Сәвәләй авылы мәктәбе яшь юл инспекторлары командасы бәйгедә 2нче урын алып,  махсус приз белән бүләкләнде. Ә «Беренче медицина ярдәме күрсәтү» этабында икенче урын алган Роман Сабаевка һәм «Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүче» этабында өченче булган Арина Сабаевага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мондый күңелле мизгелләр Кадер авылы мәктәбендә дә үтте. Анда Камилә Хаматова «Беренче медицина ярдәме күрсәтү» этабында өченче урын алган өчен бүләкләнде.

«Бәйгеләрдә катнашып югары әзерлек күрсәтүче балаларны аерым билгеләп үтү бик кирәк, бу аларга алга таба стимул бирә. Ә кагыйдәләрне яхшы белгән укучылар иң тәртипле юл хәрәкәте катнашучылары булачак», — диде Вадим Иванов.

Газета "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев