Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсаз-Багражлылар «игелек тегәләр», «тынычлык үрәләр»

«Игелек тегәбез» төркеменә йөрүчеләр госпитальләр өчен эчке киемнәр тегә, ә «Тынычлык үрәбез» берләшмәсендәгеләр маскировка челтәрләре үрә.

— «Игелек тегәбез» ирекле хәрәкәте — тегә белүче, битараф булмаган кешеләрнең берләшмәсе. Әлеге берләшмә Сарсаз-Баграж мәдәният йортында оешты. Без яраланган солдатларыбыз өчен эчке киемнәр тегәбез һәм аларны госпитальләргә озатабыз, — ди мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов.

«Тынычлык үрәбез» төркемен авылда Светлана Рябова оештырды. Хәзерге вакытта окопларны һәм хәрби техниканы каплау өчен маскировка челтәрләре бик мөһим, ди хәрбиләр. Маскировка челтәрләре үрергә йөрүчеләр арасында уллары махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр, әтиләр дә бар. Биредә маскировка челтәрләрен үрү тулы куәткә бара. Икешәр сменада эшлиләр.

Светлана Рябова челтәр үрүнең барлык нечкәлекләренә Зәйдәге волонтерлардан өйрәнгән, аннан Урта Баграж мәдәният йортына челтәр үрергә йөргән. Эшне Сарсаз-Баграж мәдәният йортында да ул оештырып, авыл халкын тарткан. Светлана ханым әле хәрбиләр өчен чәйләр дә әзерләп җибәрә, жгутлар да ясый.

— Болар — ирекле, иластан, күңел кушуы буенча башкарыла торган эшләр. Бу аңлашыла да, бүген барыбызны да бер теләк, бер максат берләштерә — махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез җиңү белән тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын. Ә без аларга ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле үз өлешебезне кертәбез. Күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, — ди Алексей Герасимов.

8 Март бәйрәме уңаеннан мәдәният йортында «Игелек тегәбез» һәм «Тынычлык үрәбез» волонтерлар берләшмәсенә йөрүче гүзәл затлар өчен бәйрәм кичәсе оештырылды. Мәдәният йорты җитәкчесе Алексей Петрович барлык волонтерларга игелекле эшкә алынулары өчен рәхмәтен җиткерде. Николай Григорьев, Эдуард Белголов, Алексей Красновлар матур жырларын бүләк иттеләр. Шулай ук авылдан мобилизация буенча Ватан сагына баскан бер егетнең әнисен улының эш урыныннан килеп бәйрәм белән котладылар.

— Безнең бурыч — хәрбиләребезгә терәк булу, егетләребез безнең аларны аналарча кайгыртуыбызны тоярга тиеш. Без аларның барысының да туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын көтәбез, челтәрләрне дә шушы теләкләрне теләп, иманнар укып үрәбез, — ди челтәр үрүчеләр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев