Сарсаз-Багражлылар яраланган солдатлар өчен эчке киемнәр тегәләр
Зәй районының Сарсаз-Баграж мәдәният йортында, «Игелек тегәбез» ирекле хәрәкәте — тегә белүче, битараф булмаган кешеләрнең берләшмәсе оешкан.
Алар яраланган солдатлар өчен эчке киемнәр тегеп, аларны госпитальләргә озата. Мәдәният хезмәткәрләрен тукымалар белән авыл халкы тәэмин итә, аны үзләре өлге буенча кисәләр һәм тегәләр. Аннан үтүкләп, әзерләп куялар.
Элекке педагог Роза Герасимова биш елдан артык инде Сарсаз-Баграж авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Ул мәдәният йортында курчак театры оештырып, алар өчен уенчыклар, костюмнарны да үзе тегүгә алынды. Махсус хәрби операция башлангач күп нәрсә үзгәрде. Узган елның көзендә госпитальләр өчен эчке киемнәр тегә башладылар. Үзе артыннан башка мәдәният хезмәткәрләрен дә тартты.
– Ир-егетләребез исән-сау җиңеп кайтсыннар, дөньяда тынычлык урнашсын иде, – ди мәдәният хезмәткәрләре.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Зәй офыклары, Клара Ермолаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев