Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсазбагражлылар чиркәүле булды - фото

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында көтеп алынган вакыйга - 1 октябрь көнне биредә чиркәү ачылды.

Баграж халкы элгәредән үк үзләренең йола-гадәтләренә тугры калып, бик еш зиратта булалар, туганнарын искә алалар, каберләрен чистартып һәрвакыт тәртиптә тоталар. Инде менә хәзер үзләренең чиркәүләрендә келәү итәрләр.

«Сарсазбагражлылар да бу йолалардан читтә калмыйлар. Ниндидер сәбәпләр белән Сарсаз-Баграж авылында, керәшеннәр генә яшәсә дә, элек-электән чиркәү торгызылмады. Моңа күп авылдашларыбыз борчылды. Ниһаять, 2022 елда "боз кузгалды". Бу эшне төп башлаучы - Семен Иванович Большаков. Әтисе – Югары Багражныкы, әнисе Сарсаз-Баграж тумасы. Семен Сарсаз-Багражда карт бабасының нигезен (ул сатылган була) яңадан сатып ала һәм шунда чиркәү торгызырга уйлый, ләкин бик аяныч, бу эшләрне башкарырга җитешә алмый, авырып, әңгелеккә күзләрен йома. Бу нигез Алексей Ефимович Бикановныкы (Жәпим Алексее). Биредә Җәпим Алекксееның үз куллары белән салган, зур гына таш амбары бу көннәргә кадәр җимерелмичә сакланган. Амбар Советлар чорында, 1987 елга кадәр авыл халкы өчен кибет булып торды.

Семенның бертуган тутасы Зинаида Ивановна энесенең теләген-васыятен тормышка ашыру буенча эшне дәвам итәргә алына. Карт бабасының амбарын чиркәү итеп торгызу эшләре башланып китә. Бу изге эшне авыл халкы да күтәреп алды. Чиркәү торгызу буенча бик күп эшләр башкарылды. Авылдан үз теләкләре белән булышучылар бик күп, акчалата ярдәм итүчеләр дә аз түгел. Бүген чиркәү ачылу тантанасы үтте», – дип язды авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Роза Герасимова.

 

«Чиркәү өчен 41 икона ясаттык. Күрәсез, бердәмлекнең көче зур аның. Аңлашып, бер-берсен санлашып, ярдәмләшеп яшәгән авыл халкына зур рәхмәт», — диде авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Чиркәү ачу тантанасына Әлмәт шәһәрендә яшәүче Зинаида һәм Галина Ивановналар да кайткан. Алар икесе беравыздан «туганыбызның хыялы тормышка ашты, аның идеясен күтәреп алган, башлап, оештырып йөргән Павел Николевичка, авыл халкына хөрмәтебез зур», диләр.

Иман йортын изгеләндерү чарасында Яшел Үзән районы Васильево чиркәвеннән Олег Батаев һәм Алексеевск чиркәвеннән Павел Чурашов килгән иделәр. Ә иман йортында беренче литургияне Зәй округы благочинные, иерей Вячеслав Федоров башкарды.

Чиркәүне торгызуга аеруча өлеш керткәннәр район башлыгы һәм җирлек башлыклары Рәхмәт хатларына ия булдылар. Җирле керәшен җәмгыяте бүләкләре дә тапшырылды.

Авыл халкын, кунакларны чәй белән Баграж авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре сыйлады.

Фотолар: «Зәй офыклары» газетасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев