Сарсаз-Багражлылар авыл музеен бергәләп тулыландыралар
«Музейда уңайлы мохит» акциясе кысаларында Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүче өлкәннәр музейга шактый экспонатлар тапшырганнар.
Мәсәлән, Софья Васильева һәм аның гаиләсе музейга бала бишеге, бала арбасы, үгез җигеп йөргән арба тәгәрмәчләре кебек, элеккеге көнкүрештә кулланышта булган әйберләрне мәдәният йортында урнашкан музейга тапшырганнар.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре экспонатларны ремонтлап, буяп аларга икенче тормыш бүләк итәләр. Мария Журавлева үзе үскән бала арбасын матур итеп буяп та куйган. Ә арбаны ясаучы аның әтисе Андрей Васильев ясаган экспонатлар музейда бик күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев