Сарсаз-Баграж Сабан туе күңелле вакыйгаларга да, күңел тулган мизгелләргә дә бай булган
Зәй районы Сарсаз-Баграж Сабан туе күңелле вакыйгаларга да, шул ук вакытта дулкынландыргыч, күңел тулган мизгелләргә дә бай булды. Сабантуй башында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләрен мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләп, бүләк тапшырдылар.
Барлыгы 25 егетнең әти-әнисе мәйдан уртасына чыкты. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
Дулкынландыргыч мизгел махсус хәрби операциядә һәлак булган Николай Фроловның амәнәтен үтәү булды. Николайга авылдан килгән исемле посылкадан ике хат кулына эләгә. Аның берсен Эмилия Моисеева язган, икенчесен – Роман Кәлимуллин. Николай балалар хатларына бик сөенә, әнисенә шалтыратып, мин ялга кайткач бу балаларга бүләк бирәчәкмен әле, ди. Ләкин 2 майда хәрби бурычын үтәгәндә Николай батырларча һәлак була.
Николайның амәнәтен үтәп, Сабантуй мәйданында Эмилияга һәм Романга батыр Николай абыйлары исеменнән зур бүләк тапшырылды.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Руслан Егоровның әнисе Галина Николаева да улы истәлегенә зур бүләк белән кайткан иде Сабантуйга. Аның улы Руслан көрәшче булган. Һәм Сабан туенда җиңелүче көрәшчеләргә битараф булмаган. Галина Алексеевна җиңелгән көрәшчегә дип 5 мең сум акча бирде. Әлеге акча жирәбә буенча Вадим Павловка тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев