Сарсаз-Баграж мәктәбен 35 ел элек тәмамлаучылар очрашу уздыру урынына якташларына ярдәм итүне сайлаган
Махсус хәрби операциядә катнашаучы ир-егетләргә элемтә чаралары алуда матди ярдәм кирәк булуын ишеткәч, сыйныфташ кызлар да үзләреннән өлеш кертергә булган.
«Быел безнең мәктәпне тәмамлавыбызга 35 ел тулды. Очрашу уздырмадык, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итәргә булдык. Ир-егетләребез исән-сау җиңү белән кайтсыннар! Алла боерса, егетләребез җиңү белән кайткач булыр әле күңелле очрашулар!» — ди элекке сыйныфташлар. Бу хакта «Зәй офыклары» яза.
Ә егетләргә туган яктан килгән ярдәм бик кадерле! Аның туган яктан килгән икәнен аңлау да көч бирә.
«Бердәм булып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм кылып, Ватанны саклаучыларның исән-имин әйләнеп кайтуын көтәбез», — ди классташлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев