Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Саннар һәм фактлар

Безнең республикада Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм, шулай ук, аларга тиңләштерелгән 11 мең 157 кеше яши.

Татарстанда Бөек Ватан сугышында турыдан-туры катнашкан 115 фронтовик һәм 42 сугыш инвалиды бар.

  • Хәрәкәттәге армия составында булмаган ветераннар – 41.
  • «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнүчеләр – 84.
  • Концлагерьларның балигъ булмаган элекке тоткыннары – 97.
  • Тыл фидакарьләре (берьюлы, ике категориягә ия кешеләр: тыл хезмәтчәне һәм тол калган) – 9 мең 390.
  • Сугышта һәлак булганнарның һәм сугыш ивалидларының тол хатыннары – 1 мең 388.

Бу – шушы елның 16 апреленә булган мәгълүмат.1995 елда кабул ителгән «Ветераннар турында»гы 5нче федераль закон нигезендә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, үзләре ала торган тиешле пенсия акчасы белән беррәттән, бердәм акчалата түләүгә (ЕДВ) ия. Россия Президентының 2005 елдагы указы белән, ветераннарга айлык өстәмә акча түләнә. Бу язда Татарстанда мондый өстенлеккә ия булучылар – 1 мең 296. Шулай ук, ветераннарга һәрьяклы социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә.

Россия Президентының 2008 елның 7 майдагы «1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү турында»гы 714нче Указы нигезендә, безнең Татарстанда 19 мең 142 ветеранның торак шартларын яхшыртуга 20,2 миллиардтан күбрәк суммада акча тотылган.

«2024 елга һәм пландагы 2025 һәм 2026 елларга федераль бюджет турында»гы 540нчы федераль закон буенча, 2024 елда Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итүне финанслауга 5 миллион сумнан артыграк акча каралган. Ул бер кешенең торак шартын яхшыртуга китәчәк. Хәзерге вакытта әлеге төр субсидияне алуга дәгъва итүчеләрнең гоммуи исемлегендә бу категория ветераннар юк икән. Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары һәм аларның гаиләләре яши торган тораклардан 2014-2023 елларда 1 мең 682сенә ремонт ясалган.

Ә хәзер бу төр ярдәмгә мохтаҗ булганнар арасында 17 ветеран булып, алар Алабуга һәм Казан шәһәрләрендә яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев