Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар лагерьларда ял итә алачаклар

Россиядә инвалид балалар һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар лагерьларьда квота буенча ял итәчәк. Мондый законны Дәүләт Думасы кабул итте. «Российская газета» шул турыда яза.

«Бердәм Россия» тәкъдиме төбәкнең югары башкарма органы тарафыннан балалар ял итү һәм аларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнә торган дәүләт һәм муниципаль оешмаларда ел саен квота билгеләүне күздә тота.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белдерүенчә, закон кабул итү сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның ял итү мөмкинлекләрен киңәйтәчәк. Ул аңлатканча, закон үз көченә кергәч, төбәкләр инклюзив ял итү өчен квоталар билгели алачак, аннары аларны балалар лагерьлары арасында бүлеп биреп була.

«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар үскән гаиләләргә өстәмә яклау кирәк, бу мәсьәлә — Дәүләт Думасы эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе», — дип искәртте спикер.

Нормалар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев