Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәктән Мария Тараканова: “Ачлык, ялангачлык. Хәер сорашып үстек”

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән.

Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары.

Тараканова Мария 1926 елда Бондюг (хәзерге Менделеевск) районының Сәйтәк авылында Андрей һәм Евдокия гаиләсендә туа.

Үзен белә башлаганнан бирле авылда колхоз эшендә эшли. Әнисе белән урак урырга йөри. 13 яшендә молотилкада ат куа.

 

“Без Бөек Ватан сугышы чорының авыр елларын кичердек, Аллага шөкер, әлегә кадәр исән-саубыз. Булды инде хәлләр… Ачлык, ялангачлык.  Хәер сорашып үстек. Әле ярый авылда хәллерәк кешеләр бар иде. Сорап кергәч, кире борып чыгармадылар. Аякка кияргә чабатабыз булса да шат идек. Кием түгел, кайвакыт башка бәйләргә яулык та булмады бит.

Көне-төне эштә идек. Өйгә кайтсаң, ут кабызырга ярамады. Ул вакытта җиделе лампа иде инде. Кайтып ятасың, көн ачыла башлау белән тагын эшкә йөгерәсең. Кәһар суккан сугыш һәр гаиләгә күпме кайгы-хәсрәт, җәфа чигүләр алып килде. Ләкин нинди генә шартларда яшәсәк тә,  тормышны яраттык, яшисе килеп яшәдек”, – дип искә алды Мария Андреевна.

 

Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен нык татыган, көч җитмәстәй авыр эшләрдә катнашкан, ятимлек ачысын күргән сугыш чорын кичергән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев