Сәйтәклеләр клуб ачылу сезонын үзенчәлекле кичәдән башлаганнар
Менделеевск районының Сәйтәк авылында клуб ачылу сезоны уңаеннан «Чишмә янында уйланулар» дигән тематик кичә узган.
Аның максаты патриотик тәрбия бирү, туган илгә, торган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
"Барлык кеше дә бер үк җир астыннан чыккан суны эчә, ә ни өчен аларның уй-фикере, тормышка карашы төрлечә? Бәйрәм башында куелган шушы сорауга килгән кунаклар әңгәмә барышында үз фикерләрен, җавапларын әйттеләр: "Патриотик тәрбиягә күбрәк игьтибар бирергә кирәк", "Гаиләдә балалар бакчасында, мәктәптә дә бу темаларга сөйләшүләр алып барылырга тиеш", "Йолаларны да онытмаска".
Кичәдә дә йолаларны искә төшердек. Элек хәрби хезмәткә китүчеләргә кульяулыклар бүләк иткәннәр, аларны авыл башындагы куаклыкка кереп агачка бәйләп калдырганнар". Аны узган-барган кеше карап киткән, теләк теләгән, искә алган. Бу күренешне без кичәдә дә театральләштереп алдык. Күренеш чишмә буенда бара. Яшьләрнең чишмә буена төшүен, танышу-кавышу мизгелләрен сөйләп үттек. Авылдан читкә чыгып киткән һәр кеше чишмә янына килеп, аның суын эчеп китә, тәңкәләр ташлый, чишмәдән көч алгандай була иде. Бу хакта да искә алдык.Кичәбез моңлы җырулар белән үрелеп барды", – дип язды клуб җитәкчесе Ясминур Гыйзәтуллина. Кичәдә авыл халкы – олысы да, кечесе дә теләп катнашкан.
Соңыннан, мобилизацияләнгәннәр өчен, үз куллары белән җылы киемнәр әзерләгәннәр, хәлдән килгәнчә, ярдәм буларак, ашамлык та җыйганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев