Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйләндәй тезелгән гомер еллары буйлап – яңа биеклекләргә

Түбән Кама җирле керәшен җәмгыятенең алыштыргысыз председателе Тамара Баһаветдинованы халык эшлекле хатын-кыз, булдыклы җитәкче һәм игелекле кеше буларак белә, хөрмәт итә.

Журналист буларак, җәмгыятьтә дә, үз халкы арасында да шактый зур вазифага ия булган кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Арада үзенең башкалар шикелле үк гади бер кеше булганын күптән оныткан, биләгән урыны биргән өстенлекләрне халык белән ике арада калкан иткәннәр дә очраштыра. Гомеренең 60 елы хезмәттә үткән, хәзерге вакытта да шәһәрдәге ике зур сәүдә предприятиесенең – «Базар комплексы»ның һәм «Аметист»ның генераль директоры булып эшләүче Тамара Алексеевна андыйлар рәтенә керми. Ни өчен дип, үз-үзебезгә сорау биреп, җавап эзләп баш катырмыйк. Ә аның тормыш юлына күз салыйк.

Балык Бистәсе ягындагы Алан Полян авылы керәшене Алексейның ишле гаиләсендә туып-үсә Тамара. Үсә дип, ашыгыбрак яздым. Председатель кызы булса да, сугыш яралары әтисен иртә алып киткәч, Тамара 12 яшеннән тормыш арбасына җигелә – Урал ягындагы туганнары янына барып сыена. Анда кичке мәктәптә укыган кыз 16 яшендә туган ягына кайтып, төзелеш барган Түбән Камадагы «Татэнергострой» тресты ашханәсенә урнаша.

Ачы таңнан ашханәгә бару, ирләргә дә авыр булган 40ар литрлы аш кәстрүлләрен күтәрү, көне буе аяк өстендә эшләү – бәлки шул чакта ук авыл кызы Тамарада җитәкчегә кирәкле ныклык, тырышлык сыйфатлары барлыкка килгәндер. Авыр хезмәттә туплаган тәҗрибәсе, замана үзгәреше чорында, шәһәрнең ярым таркалган базарына җитәкче итеп билгеләнгәч ярап куя. 1989 ел башыннан Тамара Алексеевна базарга яшәргә күчә, диярлек: көннәре – биредә эшне җайга салып, ә төннәре ире Сәмигулла һәм уллары белән базар милкен саклап үтә. Ул – сәүдә тирәсенә елышкан җиңел акча яратучы елгыр «түбә»ләр белән аңлашу өчен дипломатия дә, үзенең каты куллы җитәкче икәнен сиздерерлек ихтыяр көче дә кирәк катлаулы еллар иде. Шундый авырлыкларга карамастан, Тамара Алексеевна халык арасында «колхоз базары» дип йөртелгән бер бинадагы хуҗалыгы биләмәләрен киңәйткәннән-киңәйтә барды. Базар янәшәсендә, шәһәр чите (аннан соң – шәһәр хуҗалыгының төрле промышленность оешмалары) булган буш урында кием-салым сата торган «әйбер базары»  оештырды. Андагы трамвай тукталышында яңгырдан ышыклагыч – очлары күккә ашкан ике ак купол урнаштыртты. Шул ак куполларны күрергә башка шәһәрләрдән дә килделәр ул вакытта. Базар халыкның яраткан очрашу урынына әйләнде. Үзебезнекләр белән беррәттән, күрше Чаллы шәһәре һәм Тукай районының сәүдәгә хирыс кешеләре дә бездәге әйбер базарын үз итте – товар сатарга йөрделәр.

Үзенә генә хас үҗәтлек һәм сәүдә эше нечкәлекләрен белүче Тамара Баһаветдиновага Түбән Кама базар комплексын булдырудан тыш, шәһәр янәшәсендәге элекке азык-төлек складын яңартып, «Аметист» оештыруны да йөкләделәр... Эш белән башыннан ук күмсәләр дә, хезмәтен югары бәялиләр. «Татарстан Республикасының беренче бизнес-ледие» мактаулы исеме (2003), «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2008 ел), «Дан Йолдызы. Россия икътисады» шәхси ордены (2014), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале (2019) – болар халыкара икътисад академиясен тәмамлаган Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Тамара Баваһетдиновага бирелгән бүләкләрнең бик азы гына.

Арада әле 2014 елда Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий тапшырган аерым билге дә бар. Анысы – Тамара Алексеевнаның керәшеннәрне православие диненә тартудагы хезмәте өчен. Түбән Кама шәһәренең чиркәү-керәшен телендә келәүләр уздырыла торган заманча чиркәвенә дә аның тырышлыгы, көче кергән. Тамара Баваетдиновага киләчәктә дә үз халкына хезмәт итәргә, эшле елларын гомер юлына сәйләндәй тезәргә язсын...

Рамил МУЛЛИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы:

– Без гасырлар буе тату яшибез, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен ихтирам итәбез, үзара татулык традицияләрен үстерәбез. Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны, тынычлыкны саклау, элеккечә үк, өстенлекле юнәлеш булып тора. Милләтара татулык – уртак байлыгыбыз. Моңа, җирле керәшен җәмгыяте җитәкчесе буларак, Тамара Алексеевна да үзеннән лаеклы өлеш кертә.

Аның гомерендә авыр көннәр дә аз булмагандыр. Әмма ул сынмады, сыгылмады. Барлык авырлыкларга түзеп, образлы әйтү булып тоелса да, карлыгачтан – көнне, сандугачтан төнне сорамыйча, эшләде дә эшләде.

Алдагы тормышының һәр көне бүгенге кебек якты, куанычлы булсын. Кешелекле, олы җанлы, эчкерсез һәм сабыр Тамара Алексеевнаның бар кылган игелекле гамәлләре, бәхет китереп, үзенә әйләнеп кайтсын.

 

Виктор ШАДРИН, «Шинник» спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе:

– Туксанынчы еллар башында без, Түбән Каманың бер төркем керәшеннәре, замана биргән мөмкинлектән файдаланып, шәһәрдә үзебезнең мәдәни-этнографик җәмгыятьне һәм фольклор ансамблен оештыру уе белән йөри башладык. Җыелышканда кызып-кызып сөйләшсәк тә, артык зур эш кыра алмадык. Тамара Алексеевна килеп кушылгач һәм җәмгыять председателе йөген үз өстенә алгач кына, хәл тамырдан үзгәрде. Бүген инде Түбән Кама керәшен җәмгыяте шәһәребездәге дистә ярым милли-мәдәни оешмалар арасында иң активы буларак, республикада танылды. Хәзер сәхнәләрдә бер түгел, унике фольклор ансамбле балкый. Үзешчән артистларыбыз арасында яшьләр дә күп. Болар өчен без, беренче чиратта, Тамара Алексеевнага рәхмәтле. Ул үзен җәмгыятебезнең алыштыргысыз җитәкчесе итеп танытты һәм әле тагын бик күп еллар аның канаты астында булырбыз, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев