Сагынылган бәйрәм
Без бәләкәй чакларда күрше кызлары белән атка утырып, күрше авылларга Сабантуена бара идек, мәйдандагы бала-чага ярышларында катнашып Сабантуе бүләге алу шатлыклары ул чакларның матур хатирәсе булып әле дә күңелдә саклана
Олы юлдан Поповкага борылу белән балачак, яшьлек хатирәләренә чумдым. Без бәләкәй чакларда күрше кызлары белән атка утырып, күрше авылларга Сабантуена бара идек, мәйдандагы бала-чага ярышларында катнашып Сабантуе бүләге алу шатлыклары ул чакларның матур хатирәсе булып әле дә күңелдә саклана. Ил буйлап әле монда, әле икенче төбәктә Сабантуйлары барган ямьле җәй айларында бәйрәмгә чакыруларына шатланып, әнә шул балачак елларын искә алып, табигатьнең иң матур почмагына урнашкан Поповка авылына килеп кердек. Урам буйлап узганда үзебезнең туган авылның матурлыгына, төзеклегенә сокланып бардым. Авыл кечкенә һәм күбесе өлкән яшьтәге кешеләр булса да, йортлар төзек, капка төпләре яшел чирәм. Монда миңа бар да үз, якын кешеләр, һәр капка төбе саен тукталып, хәл-әһвәл сорашып, аралашу күңелләргә рәхәтлек бирә.
Ә авыл Сабантуена килгәндә, узган ел пандемия сәбәпле милли бәйрәмебез уздырылмау да үзен тансыклаткан күрәсең, халык билгеләнгән вакытны да көтеп тормыйча мәйданга агыла. Сабантуй бит ул күптән күрешмәгәннәрне дә очраштыру урыны. Бәйрәмне ачып район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин авыл халкын кунакларны тәбрикләде, районда башкарылган эшләрне бәян итте. Ирешелгән уңышларны ишетеп, туган төбәгем өчен чын күңелдән горурланып утырдым. Ә авыл җирлеге башлыгы Ислам Әмирханов поповкалыларга тырыш хезмәтләре, мәсьәләләр хәл итүдәге активлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Бәйрәм тамашасы исә кызыклы уеннар белән төрелеп барды. Капчык, галошлар киеп йөгерү, көянтә-чиләкләр белән су ташу, әтәчне түгәрәк буйлап куып тоту кебек уеннарда катнашучылар да, җан атучылар да шау-гөр килде. Ә әтәчне куып тотучы Михаил Кондрабаев булды. Ә сәхнәдә Мирный бистәсе мәдәният йорты үзешчәннәре дәртле җырлары, биюләре белән Сабантуйга килүчеләрне ял иттерде, теләгәннәр үзләре дә аларга кушылып җырлады, биеде.
- Быелгы Сабантуе бигрәк матур, чын авылча узды. Авыл җирлеге башлыгы Ислам Әмирхановка күркәм бәйрәм оештыртуы өчен рәхмәт. Халыкның көнкүреш тормышын яхшырту өчен дә җиң сызганып эшли, - диде янәшәмдә утыручы Фәйзенур апа.
Авыл халкы бәйрәмне оештыруга өлеш керткән Раушан Фәсхетдинов, Татьяна Маклановага да рәхмәтле.
Без дә Поповкадагы Сабантуеннан күтәренке рух, авыл халкының дус, бердәм булуына шатланып, авылның якты киләчәгенә ышанып кайттык. Авылларыбыз яши әле безнең, аларда мул табын да, җан азыгы да саклана.
Лидия Насыйрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев