Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәдче җирлегендә урам юллары төзелә, ярминкәләр үтә

Мамадыш районының Шәдче авыл җирлегендә халык өчен уңай тормыш шартлары тудырыла.

Шәдче авыл җирлеге 7 авылны — Шәдче, Вахит, Яңа Мочалкино, Иске Мочалкино, Ямаш, Юкәчене һәм Тәкәрлек бистәсен берләштерә. Бу авылларда үз туган төбәгенең чын патриотлары булган һәм эштән курыкмаучы тырыш кешеләр яши. Район һәм җирлек җитәкчелеге хезмәт сөюче халыкка уңай тормыш шартлары тудыруны үзләренә максат итеп куя. Бу уңайдан, җирлек башлыгы Валерий Шрыков әйтүенчә, соңгы араларда гына да үзара салым акчасына һәм, шулай ук, республика, федераль бюджет исәбенә байтак эш башкарылган. 

Үзара салым акчасы исәбенә, җирлеккә кергән авылларның берничәсендә урам юллары яңартылуын әйтеп үтәргә була. 

Шәдче авылының өч урамында юллар каралды. Бу авылның Мәктәп, Г. Тукай һәм М.Җәлил исемендәге урамнарында — барлыгы 800 метр озынлыкта юллар тигезләнеп, вак таш һәм ком түшәлде.

Вахит авылында Татарстан урамының 40 метр озынлыктагы юлы ремонтланды.

Шәдче башындагы Овражная һәм Чапаев урамнары (100 метр озынлыктагы) юлы да ясалды.

Юкәче авылында ял паркына электр яктырткыч баганалары куелып, утлар көйләнде. Юкәче халкы, уртак көч белән, авыл зираты өенә ремонт ясады. Аның түшәм-стеналары яңартылды. Пич урнашытырылды.

Ямаш авылында балаларның уен мәйданчыгы төзелде.

Һәрбер авылда урамнардагы янып чыккан электр яктырткыч лампаларын алыштыра башладылар. 

Болары барысы да — җирлеккә кергән авылларда яшәүчеләрдән җыелган үзара салым акчасына (аңа дәүләттән субсидия дә өстәлә) эшләнгәннәрдән.

Шәдче авыл җирлегендә, шулай ук, федераль программа нигезендә дә шактый эш башкарыла. Мәсәлән, Ямаш авылы урамына бишенче провод сузылып, һәрбер электр баганасына урам буйлап яңа яктырткычлар куелды.

Ә Шәдчедә, республика программасы нигезендә, яңа почта бинасы төзелә башлады.

Җирлек җитәкчелеге авылларны чиста тотуга да зур игътибар бирә. Авылларның урамнарындагы чүп үләннәр чабып торыла, һәр авыл зиратын чистартып тәртиптә тоту максатыннан, күмәк өмәләр уздырыла. 

Шәдче авылында, икенче ел рәттән, зур ярминкә оештырыла. Быел аның беренчесе май аенда булды, көзгелектә тагын ярминкә үткәреләчәк. Ул ярминкәгә үзебезнең республика районнарыннан һәм күрше Киров өлкәсеннән килеп, авыл кешесенең көндәлек тормышында кирәкле көнкүреш товарлары белән сату итәләр. Халык бу ярминкәләрне көтеп ала. Ярминкәгә кирәк-ярак сатып алырга бик күп кеше җыела, алар каршында Шәдче җирлегенең үзешчән сәнгать осталары концерт куя. Җирлек җитәкчелеге ярминкәгә килүчеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйлауны да оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев