Руфина Канашова: «Нәрсә турында уйласаң, шундый хәлне үз-үзеңә тартып китерәсең»
«Визуализация», «карта желаний» дигән әйбергә керәшен яшьләренең карашлары ничек? Шул турыда үзләреннән белешергә булдык.
Һәрберебезнең күңелендә хыял яши. Һәм һәркайсыбыз, тылсымлы таяк белән бер селкүдә, аларның чынга ашуын тели. Телефон экранына да матур-матур картинкалар куеп, шул фотога «эх» дип карап, көненә ничә мәртәбә хыялланабыз. Соңгы арада «визуализация», «карта желаний» дигән терминнар бик популяр. Бу турыда Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылы кызы, Казан дәүләт федераль университеты студенты Руфина КАНАШОВАның фикере:
— Ел ахырында үз алдыма максатлар куям, «Карта желаний» ясамасам да, барысын да күз уңында тотам. Кем генә хыялланырга яратмый икән?! Аеруча кызларда ул нәрсә көчле. Визуализация дигән әйбергә ышанам, ләкин чамасын белеп, фанатизмсыз гына. «Мысли материальны» диләр бит, шуңа гел яхшы әйберләр турында гына уйлыйм.
Телефонның заставкасында торучы фотога килгәндә, ниндидер фразалар, үзем төшергән фотоларны куям. Мәсәлән, телефонда үземнең әби белән бабай яшәгән өй әле хәзер тора: аңа карыйм да балачак, мәктәп еллары, җәйге каникул вакытлары күз алдына килә. Эчкә шунда ук ниндидер бер җылылык йөгерә. Үз-үзеңне ышандыру яхшы эшли дип саныйм. Нәрсә турында уйласаң, шундый хәлне үз-үзеңә тартып китерәсең. Позитив фикер йөртергә тырышам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев