Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рождество Христово приходы “Питрау-2023” бәйрәме оештырды

Түбән Кама шәһәре керәшеннәренең Рождество Христово чиркәве ишегалдында бәйрәм уздырылды.

Бу кичтә керәшен чиркәве ишегалды бәйрәм мәйданын хәтерләтте: балалар өчен төрле кызыклы уеннар, ярышлар әзерләнелгән иде.

Чиркәүнең бер кичкә сәхнәгә әйләнгән баскычына чыккан алып баручылар: «Изге апостоллар бәйрәме елның иң бөек бәйрәмнәреннән санала. Изге Петр һәм Павелны халык арасында бик яратып искә алалар, аларга табыналар. Аларны басу һәм елгаларны саклаучылар итеп кабул итәләр... Питрау ул — жыр, моң, күңел ачу, күрешү-очрашулар бәйрәме, Халыкта һәр эш, шул исәптән бәйрәмнәр дә иман уку белән башланып киткән», — дип сөйләделәр. Һәм халык каршына Түбән Кама благочинные протоиерей Александр Колчерин белән Рождество Христово храмы настоятеле Артемийны чакырдылар.

Священниклар иман укыганнан һәм бәйрәмгә килгән керәшеннәргә тәбрик сүзләре җиткергәннән соң, «Көмеш су» кызлары чиркәү җыры башкарды. 

Бәйрәм барышында җирле керәшен оешмасы председателе Тамара Баһаветдинова да карендәшләрне һәм бирегә килгән башка милләт вәкилләрен котлады. Юбилярларны — 70 яшен тутырган ветеран журналист, җирле керәшен җәмгыятен оештыручыларның берсе булган Виктор Шадринны һәм, шулай ук, 20 елдан артык «Сүрәкә» ансамблендә җырлап йөрүче Галина Гыйлаҗеваны халык каршына чакырып чыгарып хөрмәтләделәр. Галина Яковлевна әле кич дәвамында тамашачыга үзенең матур җыруларын да ишеттерде.

«Сүрәкә», «Баш чишмә», «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбльләренең; Келәтле авылыннан бертуганнарның «Серле мәләнчек» гаилә ансамбленең һәм «Вольные распевы» казак ансамбленең җырулары, аерым җырчыларның чыгышлары бу кичне ямьләде. Бала-чагалар да рәхәтләнеп уйнады, ярышларда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев