Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рөстәм Миңнеханов: Раштуа – ышаныч, мәхәббәт һәм мәрхәмәт тантанасы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рождество бәйрәме белән котлады.

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне изге Раштуа белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

​Бу бәйрәм дөньяның барлык христианнарын якты өметләр белән рухи яңарыш, миһербанлылык һәм игелекюлыннан барырга өнди. 

Күңелләргә яшәү дәрте өсти торган Раштуа — ул хәзерге четерекле заманда ихтыяҗ аеруча зур булган ышаныч, мәхәббәт һәм мәрхәмәт тантанасы. Аны бәйрәм итү борын-борыннан килгән рухи хәзинәләрнең тотрыклы булуын раслый, гаилә ныклыгын саклау әһәмиятен тагын да калкурак чагылдыра, шуңа да ул тирән эчтәлекле зур вакыйгалары белән истә калачак Гаилә елының символик дәвамы булып тора.

​Ислам һәм башка диннәр белән беррәттән, православие рухи-әхлакый үсешебезнең мөһим чыганагын тәшкил иткән Татарстан Республикасында Раштуаны бәйрәм иткәндәһәрчак күркәм күршелек, дуслык һәм үзара аңлашу мөнәсәбәтләре хакимлек итә.

2025 ел хәерле эшләргә һәм шәфкатьле гамәлләргә бай булыр, безгә яңа казанышлар һәм рухи җиңүләр, сөенеч-шатлыклар китерер дип ихластан ышанам. 

Сезгә бәйрәмчә күтәренке кәеф, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим. 

Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев