Россия көнендә Татарстанда көчле җил һәм боз явуы ихтимал
Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин
Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начарлануы көтелә, көчле җил чыгуы һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 11-13 июнь көннәрендә республика территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә температура 10-17 градуска кадәр, көндез һава 21-27 градуска кадәр җылыначак.
Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температураның күтәрелүе көтелә: төнлә — 13-18, көндез — 24-29 градуска кадәр җылы була. Көчле җил чыгуы һәм яңгыр явуы да мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев