Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиянең пилотсыз авиацияне үстерү үзәкләре исемлегендә Татарстан да бар

«Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары» оешмасы белән килешү төзеде. Әлеге чара Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узды.

«Иннополис Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән килешү төзегән беренче үзәк булды. Максаты — «Пилотсыз авиация системалары» милли проекты кысаларында хезмәттәшлекне тәэмин итү», — дип сөйләде Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, республика территориясендә пилотсыз аппаратлар белән шөгыльләнүче компанияләрнең сервисларын сынау өчен берничә сервис эшләтеп җибәреләчәк.

«Иннополис һәм Татарстанның максаты — республика территориясендә барлык инновацион идеяләрне сынауны оештыру», — дип өстәде Шәйхетдинов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев