Россиялеләрне йөзәргә өйрәтү буенча федераль программа эшли башлый
2024 елның беренче кварталыннан балаларны спортның бу төренә өйрәтү буенча пилот проект эшли башлый. Бу Россия хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә эшләнә.
Илнең «Йөзү — һәркем өчен» федераль программасы тормышка ашырыла торган 14 төбәк арасында Татарстан да бар.
2030 елга кадәр исәпләнгән әлеге программа — төрле яшьтәге һәм төрле социаль төркемнәр, шул исәптән, инвалидлар һәм физик сәламәтлеге чикле булганнар өчен. Ул балалар бакчалары, мәктәпләр, өстәмә белем бирү, балалар ялы һәм сәламәтләндерү оешмалары базасында тормышка ашырылачак.
Моннан тыш, Россия халкының барысын да йөзәргә өйрәтү һәм йөзү белән шөгыльләнү өчен тиешле инфраструктура булдыру да күздә тотыла.
Татарстан белән беррәттән, Кырым, Чечня, Красноярск, Приморье, Хабаровск һәм Пермь крайларында, Архангель, Иванова, Калининград, Калуга, Мәскәү, Ростов һәм Свердловск өлкәләрендә дә бу проектны тормышка ашырырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев