Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиялеләргә ана капиталын балаларга дарулар сатып алуга тотарга рөхсәт ителергә мөмкин

Ата-аналарга ана капиталын бала өчен түләүле медицина хезмәтләре алу яки аның өчен табиб билгеләгән дарулар сатып алуга тоту мөмкинлеген бирергә тәкъдим иткән закон проекты Хөкүмәткә тапшырылган.

Документ Дәүләт Думасының депутатлар төркеме тарафыннан әзерләнгән. Аның авторлары арасында Думаның Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов та бар. Бу хакта «Российская газета» яза.

Документ нигезендә «Баласы булган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә өстәмә чаралар турында»гы законга үзгәрешләр кертергә ниятлиләр.

Ярослав Нилов сүзләренчә, баласы авырып киткән ана өчен иң мөһиме – аңа медицина ярдәме күрсәтү, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Шунлыктан документта ана капиталын Россия территориясендәге теләсә кайсы медицина оешмасында (аның медицина эшчәнлеге алып бару өчен өчен лицензиясе булган очракта) түләүле медицина хезмәтләре алуга сарыф итәргә мөмкин булачак диелгән. Моннан тыш, табиб билгеләгән даруларга (аларның исемлеген ил Хөкүмәте расларга тиеш) түләргә тоту мөмкинлеге дә бар.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев