Россиядә теркәлгән эшсезләр саны кимегән
2023 ел башыннан теркәлгән эшсез гражданнар саны 78 мең кешегә кимегән. Хәзер аларның саны – 487 мең. Бу хакта Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова хезмәт базарындагы вазгыятькә ведомствоара җавап бирү төркеме утырышында хәбәр итте.
«Бу узган елның августына караганда 27 процентка түбәнрәк», — дип түрәнең сүзләрен китерә Хөкүмәт матбугат хезмәте.
Голикова сүзләренчә, яшьләрне эшкә урнаштыру вазгыяте дә яхшыра. Вице-премьер билгеләп үткәнчә, быелның II кварталында 15 яшьтән 29 яшькә кадәргеләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе, 2020 ел белән чагыштырганда, 10,7 проценттан 6,4 процентка кимегән.
Төбәкләрдә «Демография» илкүләм проекты кысаларында теләге булганнарны ихтыяҗлы һөнәрләргә өйрәтү дәвам итә. Аның өчен 10 меңнән артык белем бирү программасы гамәлдә. Докладчы беренче 43 мең кешенең белемнәрен арттыруны тәмамлавын ассызыклады.
«Укулар барлык яңа субъектларда да оештырылган — 2 меңгә якын гариза килгән, 760лап граждан кыска вакытлы курслар узган инде», — дип өстәде Голикова, плебисциттан соң кушылган территорияләрдәге хәлгә комментарий биреп.
Июль аенда Россия Президенты Владимир Путин илдә эшсезлек дәрәҗәсе яңа тарихи минимумга җитүен хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев