Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә сугыш ветераннарына социаль түләүләр артачак

Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары күләме 1 февральдән 7,4 процентка артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

«Безнең Җиңү» оештыру комитеты утырышында Баталина хәбәр иткәнчә, соңгы мәгълүматларга караганда, 2023 елда Бөек Ватан сугышы инвалидларының уртача пенсия күләме 38 мең сумнан артып киткән. Инвалидлыгы булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ул — 52 мең сум, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарыныкы — 34 мең сум.

«Моннан тыш, ветераннарга һәм тол хатыннарга айлык акчалата түләү билгеләнгән, аның күләме ел саен индексацияләнә. 2024 елның 1 февраленнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары күләме дә 7,4 процентка арта — бу узган елгы инфляция дәрәҗәсе. Шуңа күрә бу түләү сугыш инвалидларына 7 605 сум тәшкил итә», — дип хәбәр итте Баталина.

Ул билгеләп үткәнчә, ветераннарга ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга барлык кирәкле акчалар федераль бюджетка тулысынча салынган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев