Россиядә шәхси клиникаларга йолдыз бирә башлаячаклар
Шәхси клиникаларга гадел бәяне җәмәгатьчелек вәкилләре, Росздравнадзор һәм Роспотребнадзор белгечләре бирәчәк, дип яза «Известия» басмасы.
Россиядә шәхси клиникаларга, күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карап, йолдыз бирә башлаячаклар. Билгеле булганча, бүген мондый тәртип кунакханәләр системасында кулланыла.
Мондый система шәхси медицина оешмалары эшенә бәйле халыктан килеп ирешкән шикаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәк, ди яңалыкны уйлап табучылар. Статистика мәгълүматларына караганда, узган елның тугыз аенда гына да мондый «зар хатлары» 15,5 процентка артып, 13,8 меңгә җиткән. Хәзерге вакытта илдә 73,5 мең шәхси клиника бар. Шул ук вакытта, дәүләт медицина оешмалары саны 26,3 мең чамасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев