Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә 1 класска кабул итү кампаниясе 1 апрельдән башлана

Россиядә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе рәсми рәвештә 2024 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча башланачак. Бу хакта «Ведомости» Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Беренче дулкында шулай ук укырга чираттан тыш, беренче чиратта һәм өстенлекле кабул итү хокукы булган ата-аналар гариза бирә. Теләсә кайсы башка белем бирү оешмасына гаризаны 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр бирергә мөмкин була, ләкин теркәлү урыны буенча булмаган мәктәпкә бала анда буш урыннар калган очракта гына керә ала.

Ата-аналар баланы дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы яки төбәк ресурсы ярдәмендә беренче сыйныфка яздыра ала. Аерым алганда, дәүләт хезмәтләре порталында гаризаны алдан ук тутырырга мөмкин - каралама шәхси кабинетта сакланачак, шуннан соң ата-аналар үзләре сайлаган мәктәптә кабул итү ачылу турында искә төшерү ала. Гаризаны һәм таләп ителә торган документларны белем бирү оешмасына шәхсән кертергә яки заказлы хат белән җибәрергә мөмкин.

Гаризалар кабул ителгәннән соң өч эш көне эчендә мәктәп баланы укырга алу турында карар кабул итә. Ата-ана «Дәүләт хезмәте» порталы аша, шулай ук гаризада күрсәтелгән почта яисә электрон адреска тиешле белдерү алачак.

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев