Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия халкына патритотлык хас

Илебездәге халкының 94 проценты үзен Россиянең патриоты дип исәпли.

Үзен, бернинди шиксез, чын патриот дип санаучылар соңгы елда 10 процентка артып, барлыгы 62 процент тәшкил иткән. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәгенең март азагына булган нәтиҗәләре шуны күрсәтә. 

Бу үзәкнең сораштыру-тикшеренүләрендә катнашучылардан, патриотлык хисе ирләрнең — 93, ә хатын-кызларның 95 процентына хас икән. 18-24 яшьлекләрдән — 87, ә 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләрдән 94 проценты да үзләрендә патриотлык хисенең көчле булуын искәрткән.

«Үз Ватаныңны ярату» дигәндә, һәр ун кешедән сигезе үзенең моны ничек аңлавын әйткән. Аларның да җаваплары игътибарга лаек. Ватан дигәндә, кешеләр, беренче чиратта, үз гаиләсен, үз якыннарын һәм туып-үскән ягын, өен һәм аларның иминлеген, тормыш тынычлыгын күз уңында тота. Икенчедән, Ватанны ярату ул аны саклау, яклау, аның үсешенә үзеңнән лаеклы өлеш кертү, аның тарихын, культурасын белү һәм шунда яшәүне аңлата. Өченчедән, намуслы, гадел, тугрылыклы һәм Ватаныңа лаеклы булырга тиешсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев