Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия вузларында түләүле уку бәяләре артырга мөмкин

Россия вузлары 2024-2025 уку елларында түләүле укуның бәясен 10-12 процентка арттырачак, дип хәбәр итә дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары ассоциациясе президенты, Россия яңа университеты ректоры Владимир Зернов.

«Югары уку йортларына өстәмә акчаны Мәгариф министрлыгы бүлеп бирүе икеле. Безнең фаразлар буенча, түләүле уку бәясе якынча 10-12 процентка артачак», — дигән ул «Известия» басмасына.

Зернов билгеләп үткәнчә, Россия югары уку йортлары, чит ил тәэмин итүчеләре киткәннән соң, җиһазларга һәм программа белән тәэмин итүгә чыгымнарны арттырган. Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләре, тарифлар арткан, шулай ук педагог-белгечләргә хезмәт хакын арттыруны компенсацияләү зарурлыгы туган. Болар барысы да вузларны түләүле укыту бәясен арттырырга мәҗбүр итә, дип аңлаткан ул.

Үз чиратында, Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының кабул итү комиссиясендә, түләүле белем алу бәясе югары уку йортларының мәгариф программаларын гамәлгә ашыруга киткән чыгымнары арту аркасында үсәчәк, дип белдергәннәр. Инженерлык-техник профильле программалар һәм мәгълүмати технологияләр белән бәйле программалар бәясе 8 процентка кадәр үсәчәк, ә гуманитар һәм социаль-икътисади профиль белгечлекләре 15 процентка кадәр.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев