Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия төбәкләрендә битлек режимы кертә башладылар

Россиянең кайбер төбәкләрендә ковид, грипп һәм ОРВИга каршы көрәшү максатыннан битлек режимы кертелә башлады.

Тула өлкәсендә медицина оешмасына килүчеләргә һәм шунда эшләүчеләргә битлек режимын үтәргә киңәш ителә, Төмәндәге кайбер поликлинкаларда һәм хастаханәләрдә дә шулай ук шәхси саклык чараларын кулланырга, дигән киңәш игълан ителде, дип яза «Лента. Ру» сайты.

Моннан тыш, Псков өлкәсенең Сәламәтлек саклау комитеты рәисе Марина Гаращенко төбәктәге хастаханәләрдә битлек режимы кертелү турында хәбәр итте. Саратов өлкәсендә хастаханәләрнең медперсоналына битлек киеп йөрү мәҗбүри, ә Пермь краенда поликлинка һәм хастаханәләрнең баш табибларына битлек киеп йөрергә киңәш ителгән.

Шулай итеп, Төмән, Пермь крае, Югра, Мәскәү, Тула, Псков, Саратов өлкәләре хастаханәләрендә кабат битлек киеп йөри башладылар. Татарстан әлегә бу исемлектә юк. Хәзерге вакытта Татарстанда коронавируска бәйле вазгыять тотрыклы, дип хәбәр итә республика буенча Роспотребнадзор идарәсе.

Коми республикасында, Югра, Мурманск һәм Томск өлкәләрендә мәктәп укучылары дистанцион укуга күчерелгән, дип хәбәр итә массакүләм мәгълүмат чаралары.

Ханты-Манси автоном округында ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арту сәбәпле, барлык медицина оешмаларында да битлек режимын кире кайтарганнар. Шулай ук пациентлар һәм хастаханәгә килүчеләр өчен аерым фильтр ясалган, анда аларның температураларын үлчәп һәм кулларын антисептик белән чистартып кертәләр. Иркутск өлкәсендә Иркутск шәһәре аэропортында контроль алып барыла, анда хезмәткәрләр халыкара рейсларның пассажирларын һәм экипажларын тикшерә.

Соңгы атнада Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 48 процентка арткан. Шул сәбәпле, Роспотребнадзор коронавирусның «пирола» дип аталган яңа төре барлыкка килү турында хәбәр итте. Бу төрнең өстәмә мутацияләре бар, һәм ул омикронның баштарак табылган вариантларына караганда күпкә йогышлырак. Коронавирусның «пирола» дип аталган яңа штаммы Татарстанда әлегә табылмаган.

Яңа «пирола» штаммына бәйле рәвештә ковидны дәвалауның нинди дә булса үзенчәлекләре юк, дип аңлатты санитар табиблар. Аның дәвалау өчен ковидны дәвалауда кулланылган шул ук препаратлар файдаланыла.

Татарстандагы Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Анна Попова әйткәнчә, хәзер ковид белән авыру очраклары артса да, хастаханәгә салу очраклары аз теркәлә. Ул прививкалар ясарга һәм инфекцияләрне профилактикалау кагыйдәләрен үтәргә өндәде.

Республикада һәр атна саен ковидның 76 очрагы теркәлә, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 8,3 тапкырга азрак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев