Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Герое Иван Додосов портреты белән баннерны Казанда куйдылар

Казан урамнарындагы интерактив экраннарда Татарстан Республикасында туып-үскән унөч Россия Герое турында мәгълүмат урнаштырылды.

Питрәчтә туып-үскән Россия Герое Иван Додосов портреты белән баннерны Казанда куйдылар. Ул видеоформатта интерактив экранда урнаштырылган. 

Геройлар арасында Рәсим Баксиков, Станислав Большаков, Раил Габдрахманов, Дамир Гыйлемханов, Иван Додосов, Иван Жарский, Дамир Исламов, Владимир Козин, Александр Лапин, Михаил Марцев, Айнур Сафиуллин, Андрей Соколовский һәм Олег Сорокин бар.

Татар-информ

* * *

Подполковник Иван Додосовны Россиядә иң танылган танкист буларак беләләр. Утыз яшендә ул танк батальоны командиры итеп билгеләнә. Махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә аның танкистлары Луганск халык республикасының Попасная шәһәрен азат итүдә катнашалар. Башта әле алар мөмкин булмаганны эшлиләр – Бөек Ватан сугышы Герое, танк гаскәрләрендә хезмәт иткән Иван Кобяковның батырлыгын кабатлап, өч танклары белән дошманның тулы бер ротасын юк итәләр. Махсус хәрби операция барышындагы батырлыклары өчен, 2022 елның августында оборона министры Сергей Шойгу Иван Додосов күкрәгенә Алтын Йолдызны үзе беркетеп, Россия Герое исемен бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев