Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Выборнова: «Рус Мөшегесендәге Шифалы чишмәгә Качмануда Башкортстаннан, башка төбәкләрдән дә киләләр»

Минзәлә районының Әтрәкле авыл җирлеге баш белгече Римма Выборнова күп милләтле Рус Мөшегесе тормышы белән таныштырды.

— Без, Әтрәкле авыл җирлегенә караган Рус Мөшегесендәге керәшен, мари, татар, рус милләте кешеләре бер гаиләдәй тату яшибез. Авылыбыз зур түгел, нибары 25 кенә йорт булып, анда барлыгы 44 кеше бар. 

Авылыбызда барлык дини йолалар, милли бәйрәмнәр дә үткәрелә. Рождествода авылдагы барлык балалар да өйдән-өйгә кереп йөриләр, аларга бирү өчен алданук конфет, башка тәм-том әзерләп тора халык. Православие динендәгеләр өчен олы бәйрәм булган Качмануның безнең авылда район күләмендә үтүен дә әйтим. Шифалы чишмә янында түбәсе ябулы чан (купель) бар. Шифалы чишмә суына чумырга Качмануда тирә-як авыллардан гына түгел, хәтта Башкортстаннан, чит төбәкләрдән дә киләләр. Шифалы чишмәсе суының бер могҗизасы: коенып чыгасың, ә тәнең суынмый, тәнгә рәхәтлек тарала... 

Спонсорлар булышлыгы белән, Шифалы чишмәнең тирә-ягын яңартып төзекләндерергә тотындык. Чан (купель) туза башлаган иде, Минзәләдән килеп, спонсорлар ясады. Яңа 2024 елда да бу эшне дәвам итәргә җыенабыз, шул максаттан, ул махсус программага да кертелде. 

Пасха бәйрәмендә дә элекке йолалар үтәлә. Кичтән күкәй буяп куябыз, кулич пешерәбез. Иртән балалар күкәй җыялар. Шуннан соң тауга барып, барлык милләт балалары бергәләп күкәй тәгәрәтеп уйныйлар. Бәләкәйдән үк өйрәнеп, белеп үскәч, бу аларның бер гадәтенә әйләнер, шулай итеп, йолалар да яшәр...

Рус Мөшегесендәге мари һәм рус зиратлары профнастил белән уратып алынган иде. Безнең рус зиратына православие динендәгеләр — керәшеннәр дә, руслар да, башкалар да җирләнә. 

2023 елда хуҗасыз калган җир кишәрлекләренә дә профнастилдан койма тотылды. Бу эшне яңа елда да дәвам итәргә планлаштырабыз. Ул эшләрнең барысы да авыл халкының үз көче, үз тырышлыгы белән башкарыла.

Эш яшендәгеләргә килгәндә, Әнәк агрофирмасы аларны эш белән тәэмин итә. Авыл җирендә хезмәт хакы түләнә торган эшең булу да зур бәхет ул. Шулай ук, халыктан арендага алынган пай җирләре өчен тиешле түләүләр дә вакытында килеп тора. 2023 елда Әнәк агрофирмасы 1 пайга 5 центнер исәбеннән икмәк өләште. Мал асраучылар да күп бездә. Авылда унлап сыер бар, халык сөтне шулардан ала.

Яңа елны, һәрвакыттагыча, зур өметләр, олы хыяллар белән каршы алабыз. Авыл яшәсә, ил дә яшәр, диләр. Язның да, җәйнең дә вакытында килүе, яз һәм җәйләрдә шифалы яңгырларның вакытында явуы, көннәрнең кояшлы, җылы торуы җир кешесе өчен сулар һавадай кирәк. Елларыбыз уңышлы булып, кырларда игеннәр күкрәп үссен, табыннар икмәкле булсын. Илләр тыныч булып, һәр гаиләдә шатлык, бәхет өстенлек итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев