Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитинаны тамашачысы яклый

Җырчы Римма Никитина социаль челтәрләренә еш кына чыгышларының видеоларын куя һәм ул фото-видеолар астында «коментатор»лар төрле фикерләрен язып калдыралар.

Римма Никитина үзенең бер чыгышы вакытында җыр сүзләрен оныткан.

— Болай да була икән. Кайсыгыз күз тидерде? Үз гомеремдә беренче тапкыр җыр сүзләрен шулай оныттым. Ә бит мин бу җырны, иртәнге 4тә уятып сорасалар да, бер проблемасыз җырлап бирә алам. Белмим, нәрсә булгандыр бу. Әмма тамашачыма миңа теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәт, — дип язган ул.

«Бер зыян да юк. Аның каравы, син ихлас, үз тавышың белән җырлыйсың, фонограммага түгел. Артистларны фонограмма харап итә, микрофоннарын төшерәләр, ә җыр дәвам итә. Менә ул оят», — дип тынычландырырга ашыккан аны бер тамашачысы.

«Белмәгән килеш оныту тагын да начаррак, Римма», «Җырны ятларга кирәк шул, фонограммага җырларга түгел, адәм ыстырамы», — дип авыр сүзләр язучылар да очраган.

«Сез үзегез адәм ыстырамы. Римма кебек булырга кирәк әле. Ул шундый ярдәмчел. Ул да телевидениегә менәр иде, кү...нән төртсәләр. Ул да алыр иде премияләр. Берүзе әкрен генә күтәрелеп килә», — дип яклаучы тамашачылары да бар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев