Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина рус телендәге җыры язылу тарихын сөйләде

Әлеге җырны ул сөйгәне белән аерылышып, бәхетсез мәхәббәттән өзгәләнгән вакытында иҗат иткән.

«Даже не думай» җырын Римма моннан 4 ел элек иҗат ителүе хакында әйтә һәм ул нәкъ шул егеткә багышланган булса кирәк.

«Мин гашыйк булдым. Аны акылы, сөйкемлелеге, аңлавы, гадилеге һәм дөрес фикер йөртүе өчен Аның янәшәсендә үземне патшабикәдәй хис иттем. Яшь, матур иде, ул миңа бик күп позитив хис-кичерешләр бүләк итте. Мин үзенең гомер буе эзләгән юлдашы булуын, минем кебек кызларның әкияттә генә очравын сөйли иде.

Мин аның янәшәмдә булуына бик шатландым. Аның канаты астына сыенып, яратылырга һәм иҗат белән шөгыльләнергә мөмкинлегем булды.

Ләкин бер декабрь кичендә, моңа кадәр минем уңышларыма сөенгән һәм сәхнәнең минем өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын белгән сөйгәнем мине сайлау алдында калдырды.

«Мин яки сәхнә…. Телефон номерын үзгәртергә, социаль челтәрләрдән сәхифәләремне юк итәргә...», – диде.

Миңа бик авыр булды. Үз-үземне кулга алып, дөрес карар кабул итү, уйлану өчен 3 көнгә Истанбулга очтым. Үземнең борчылуларым турында хәтта якыннарыма да сөйләмәдем.

Мин алтын читлектәге кош түгел. Яраткан кеше беркайчан да сине почмакка куып кертми һәм сайлау алдында калдырмый.

Мин сайладым!

Шулай итеп минем әлеге җырым язылды. Мин бу җырны моннан 4 ел элек Домодедова аэропортында иҗат иттем. Күз яшьләренә буылып һәм сөйгәнемнән башка», – дип сөйләгән әлеге тарихны Римма Никитина.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев