Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Риана Исламова: «Мәктәптә «финиш» сызыгында булуыма шат»

11 класс укучыларының чыгарылыш имтиханнары биреп, югары уку йортларына документлар тапшырып, керү имтиханнарына әзерләнеп йөргән көннәре.

Булачак һөнәрләрен берәүләр «балларым кайсы уку йортына керергә җитә, шунда барам» дисә, икенчеләр инде күптән сайлап куйганнар. Тукай районының Мәләкәс авылыннан Риана Исламова да  кая барасын, нинди һөнәр үзләштерәсен төгәл белә.

Риана ИСЛАМОВА, Тукай районының Мәләкәс авылы:

— Мәктәптә «финиш» сызыгында булуыма шат, чөнки тизрәк аттестат алып, студент тормышына башым белән «чумасым» килә. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына керергә җыенам. Уку йортына кергәндә композиция һәм рәсем буенча экзаменнар бирәсе була әле. Чыгарылыш имтиханнарын тапшырып бетергәч, аларына ныклап тотынырга кирәк булачак. Иҗатка тартылганга күрә, шушы һөнәрне сайларга булдым. «Ачык ишекләр» көненә дә бардым әле. Шуннан соң, төгәл шушы уку йортына керүемне белдем. Андагы атосфераны үз күзләрем белән күргәч, «минем урыным — шушында» дидем. Яшермим, һәр укучы кебек мин дә ЕГЭдан куркам, ләкин үз-үземә «бу бары тик имтихан гына, булдыра алганча барысын да эшләячәкмен, ә калганы — Алла кулында» дип әйтәм. Гомумән, мин үз көчемә ышанам, барысы да килеп чыгачак. Мин «маникюр» ясау белән дә шөгыльләнәм, шуңа уку йортыннан ерак булмаган җирдә квартирда яшәргә җыенам. Әзме-күпме, әлеге эшем белән акча да эшләрмен дим уйлыйм. Балачактан ук мөстәкыйль булдым, шуңа да зур шәһәрләрдән һәм җаваплылыктан курыкмыйм. Студент тормышы тагын да күңеллерәк булыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев